Минем танышымның кызы романтик кичләр уздырырга ярата. Болар бер көнне күл буена киткәннәр, кич шәм яндырып күл буенда утырырга уйлаганнар. Бер кеше болар янына килгән дә, карап торган-торган да: «Кемегездер батып үлгән идеме?» – дип сораган.
***
Элегрәк заманда булган хәл. Хәрби частька бер кыз килә һәм бер танкистны табып бирүне сорый. Моңа аңлаталар – монда танкистлар юк. Бу исбатларга тырыша – юк, бер танкист егет белән йөргән, тегесе үзен танкист дигән… Фотосы да бар. Фотога карасалар – биленә кадәр канализация люгына кереп баскан бер егет.
***
Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче сөйләгәннән:
- Үземә отпуск кирәген туйга баргач белдем. Бөтен кеше бәйрәм итә, ә мин кеше саныйм да, ЗАГСтагы кешеләр саны белән туры килмәгәнгә нервланып утырам икән.
***
Монысы исә азык-төлек кибетендә сатучы булып эшләгән кыз сөйләгәннән:
«Алты көн ялсыз тулы смена эшләдем. Кайттым, яттым, йоклап китәм дигәндә ирем кайтты да, кочаклап алды. «Пакет кирәкме?» – дип сорадым. «Юк, син миңа пакетсыз да ошыйсың», – ди. Ул көлә башлагач кына аңладым.
***
Минем танышым бер кыз белән таныша, кем икәнен читләтеп кенә әйтә – «табиб». Болар урамда йөрергә чыгалар. Һәр өченче, дүртенче хатын-кыз исәнләшә моның белән. Кызы нервлана башлый. Аннары гына ул үзенең кем булып эшләгәнен әйтә – участковый гинеколог.
***
Бер ханым сөйләгәннән:
Миңа 14 яшь булганда песи алдырмакчы идем, әти-әни каршы. Елап сорасам да, алмадылар. Бер очрак ярдәм итте. Безнең класстагы бер кыз балага узды. Әни ата-аналар җыелышыннан күзләрен зур ачып кайтты да, шуны сөйли дә сөйли. Ул хәзер дә гадәти хәл булмас иде, ә 90 елларда әле бөтенләй кыргый очрак иде. Болар әти белән шуны сөйләшәләр, мин яннарына килдем дә, әйтәм:
- Әни, ә мин нәрсә алып кайтсам куанасың – песи баласынмы, кечкенә бер малайнымы?
Икенче көнне үк песи алдылар.
***
«Миңа оча сөякәренең УЗИын ясатырга кирәк иде. Ничек ясала икәнен Интернеттан карадым – трансвагиналь, бер дә рәхәт булмаган процедура диләр. Киңәш тә язганнар – әгәр саф кыз дип әйтсәң, гадәти УЗИ ясыйлар икән. Шуңа мин дә шулай дияргә булдым… Ә мин авырлы икән. Табибның шуны әйткәндә күзләрен күрсәгез!!!» ***
«Бакчадан соң улым белән аптекага кердем. Балага узуга каршы таблеткалар алам. Авырган чагым, арган идем. Ул бөрөзлексез сораулар бирә – «Нинди таблеткалар, нәрсәгә алдың? Нинди авырудан?» Сабырлыгым бетте дә: «Балалардан!» дип җавап бирдем. Ул бер генә секунд миңа карап торды да: «Иске балаларданмы? Яңаларыннанмы?»
***
Авылда 20 канал гына күрсәтә, бик мактагач, күрше спутник антенна куйган. 200 канал булгач, әйбәтме соң дип сорыйм. «Карарга бөтенләй бернәрсә калмады!» – ди.
***
Безнең эштә ике егет бер үк көнне өйләнде. Кадрлар бүлеге, аларны котлап, кәгазь элеп куйган:
«Айдар белән Илшатны законлы никахлары белән котлыйбыз!» ***