Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Интертат

Учалы районында коточкыч авария: ике кеше үлгән, ике өлкән кеше һәм бер бала имгәнгән

Башкортстанның Учалы районында авариядә 2 кеше үлгән, 2 өлкән кеше һәм 1 бала имгәнгән. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте. Авария Учалы – Миасс юлында Казаккүл авылы янында була. Якынча белешмә буенча, биредә «Kia Sportage» һәм каршыга килә торган «Hyundai Tucson» бәрелешә. ЮХИДИ белешмәсе буенча, 2 машинадан да берәр кеше үлгән. 2 машинаның да йөртүчесе, 5 яшьлек бала Белорет хастаханәсенә озатылган.

Башкортстанның Учалы районында авариядә 2 кеше үлгән, 2 өлкән кеше һәм 1 бала имгәнгән. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Авария Учалы – Миасс юлында Казаккүл авылы янында була. Якынча белешмә буенча, биредә «Kia Sportage» һәм каршыга килә торган «Hyundai Tucson» бәрелешә.

-2

ЮХИДИ белешмәсе буенча, 2 машинадан да берәр кеше үлгән. 2 машинаның да йөртүчесе, 5 яшьлек бала Белорет хастаханәсенә озатылган.

-3