«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында Татарстанның атказанган җырчысы Илназ Минвәлиев кунак булды. Ул ата-анасының тәрбиясе турында сөйләде. «Әтинең законнары. Ачы җилме, салкынмы – аңа карау булмады, эш икән – эш. Иртән, кирәкме-юкмы, бер чиләк бәрәңге әрчедек, төнлә өй юа идек, 40 градус салкында өй юганга кеше ышанмый иде. Шундый кырыс тәрбия булган. Дөрес тәрбия дип саныйм. Иртән мәктәпкә кергәнче урынны җыя, идәнне юа, хайван асларын чистарта, себерә, 40 градус салкында сыерларны да юа идек. Шуларны эшләми кереп китсәң, әтинең законнарын бозган буласың. Әни бик чая, Казанга килсә, дөньясын оныта, йөрергә, җырларга ярата. Ул сыер сауганда да, бәрәңге утыртканда җырлый иде. Әти дә, бәйрәм итеп алгач, җырлап җибәрә иде. Элек әтидән куркып тора идек. Әти сүзе закон иде. Хәзер балалар әтидән курыкмый, ә әтиләр баладан куркып тора. Менә шундый тормыш китте, чөнки хатын-кызлар әтисен хөрмәт итәргә кирәклеген җиткерә белми. Әни безгә «менә атагыз гына кайтсын
Илназ Минвәлиев ата-анасының дөрес тәрбиясе турында: «Әни көянтә сынганчы кыйный иде»
3 июня 20233 июн 2023
2
1 мин