Миллионлаган кешенең кумиры булган Юрий Шатуновның вафатына тиздән 1 ел була. Табиблар аның йөрәге авыруы аркасында вафат булуын раслаган иде, әмма продюсер Андрей Разин моңа ышанмый, дип яза СтарХит сайты. Продюсер җырчыны «үз үлеме белән үлмәгән» дип саный. Хәзер исә бу җинаятьчеләр аның артыннан да күзәтә, дип әйтә Разин. «Әле генә Анталиядәге полициядән чыктым, анда махсус органнар миңа планлаштырылган һөҗүмне тикшерә. Һәм бу эзләр һәрвакыттагыча Юра Шатуновны һәм Сергей Кузнецовны юк иткән бандага килеп чыга. Әмма Америка, Израиль һәм Россия территориясендә эшләгән элеккеге Интерпол хезмәткәрләре эшли, алар Юраны һәм Сергейны үтерүчеләрнең эзенә төште диярлек. Минем килгәнне, Анталиядә, шулай ук Европада, Россиядә һәм башка илләрдә концертларым узачагын белеп, хәзер бу банда активлашты. Эзләренә төшкәнне дә аңладылар, һәм бүген бер кеше тоткарланды, ул инде күрсәтмәләр бирә. Янәсе, аңа ниндидер хезмәтләр, «Ласковый май» төркеме җитәкчесе буларак, минем 60 яшьлегемә багышланган бу