1 июнь көнне Арча һәм Әтнә районнары Хәрби комиссариаты мобилизация бүлегенең элеккеге җитәкчесе Фәнил Сафиуллинга хөкем карары чыгарылды. Ул ришвәт алуда гаепле дип табылган. Ачыклаганча, хәрби комиссариат вәкиле 2018 елдан 2021 елга кадәр хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләргә хәрби билетлар «җайлаган». Җинаять эшендә 5 эпизод каралган һәм һәр ришвәтнең күләме 120-140 мең сум тәшкил итүе теркәлгән. Комиссариатка «мөрәҗәгать» белән килгән егетләргә «хәрби хезмәткә чикле рәвештә яраклы» – категория «В» дигән хәрби билетлар биргәннәр, һәм алар запастагы рядовойлар исемлегенә кертелгән. Шәхси эшләр сейфка ябылган. 2009 елдан бирле Арча һәм Әтнә комиссариатында эшләгән 39 яшьлек Сафиуллин үз гаебен тулысынча таныган һәм тикшерүчеләргә ришвәт алуда катнашучы хезмәттәшләренең дә, арадашчыларының да кем икәнлекләрен сөйләп биргән. «Вечерняя Казань» хәбәр итүенчә, Сафиуллин Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһановның да ришвәт алуда катнашы барлыгын раслый. Сафиуллин суд ба
Арча военкоматының мобилизация бүлеге җитәкчесе судта: «Миңа 30-40 мең сум бирелде»
1 июня 20231 июн 2023
2 мин