И, энем, кайчагында мин әллә нәрсәләр уйлап бетерәм ул. Дөньяның иң ачыган ахмагына да килми торган сантый уйлар туа кайвакытта. Аптыраганнан инде барсы да. Аптырашта калган кеше ул ахмактан артык ерак булмый бит инде. Хәзер менә шуларның берсен сиңа да сөйләп күрсәтәм әле.
Менә без гел акча җитми, акча юк дип зарланабыз. Бар ул, энем. Акча булмаса, иң беренче булып акча ясаучылар ачка үләр иде. Ә алар үлми. Эшсезләр арасында да я җыен галим-голәмә, я мөгаллим-тәрбияче. Ә акча ясаучыларның берсе дә эш эзләми. Берсе дә базарга барып ит чабып та йөрми, каравылга да керми, кибеттә сату да сатмый. Димәк, эшләре бар. Димәк, акча ясап торалар. “Денга есть” дигән сүз бит инде шулай булгач. Ә без юк дип зарланабыз. Менә минем бишмәтнең дә уң яктагы кесәсендә бер тиен дә юк. Пенсиямне шунда салып барам. Ә менә сул яктагысында - сулдан кергән хазина, ансы бер генә дә буш тормый. Хәзер менә сул кесәмнән алам да уңына салам - ике кесәмдә дә бар. “Акча юк” - дигән сүз ул аның юклыгын түгел, ә ятлар