Тормыш кайный дигән сүз бар бит… Кайнаган нәрсә урынында гына тормый ич ул, бер югарыга менә, бер түбән төшә. Тормыш та шулай. Без генә аны гел алга барадыр, гел үргә күтәреләдер кебек кабул итәбез. Шуңа да үткәннәргә бераз өстәнрәк карыйбыз, алар бездән наданрак, акылсызрак булгандыр, начар тормышта яшәгәндер дип уйлыйбыз. Чынында хәлләр чүт кенә бүтәнчәрәк.
Авыл менә… Хәзер авыл тормышын да бик начар дип әйтеп булмый. Йортлар салып куялар - урап чыгарлык түгел. Газ белән җылытыла, суы өенә кергән, туалет-ваннасы да өй эчендә. Кайберәүләрнең мунчасы да йортына терәлеп тора хәтта. Эченә керсәң дә, читтән карасаң да яңа төзелгән шундый йортлар әллә кайдан балкып, күзләрне сөендереп тора. Безнең авылда да шундый өйләр хәтсез генә. Татар ул тыңгысыз бит инде, йорт-курасын ялт иттереп тотарга тырыша. Көне-төне эштә йөргәне дә үз дөньясын карарга вакытын да, көчен дә таба. Шулай казганып яши-яши дә көннәрнең берендә шундый балкып торган йорт-каралтысын калдырып теге дөньяга китеп бара…
Көнд