Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Шәһәрдә дә шул икән...

“Бәлки кирәге чыгар” дигән бер язма бар минем. Иске такталар, тимер-томыр өемнәре… Авылдагы һәр йортта җыелып бара бит инде. Менә шул иске-москыны ташламыйча җыеп баруны авылның бер үзенчәлеге кебегрәк итеп күрсәткәнмен. Алай түгел икән. Шәһәрдә дә шундый ук күренеш икән.
Болконга гына чыгып карау да җитә. Кладовкаң булса, анда да эзләгәнеңне тапмалы булмый. Табасың инде табуын, кайберләрен капка тутырсаң, тышына язып та куясың. “Фәлән-фәлән киемнәр”… Яки савыт-саба… Яки вак кораллар… Һәм шуларның бик күбесе еллар буена ачылмыйча ята. Еллар буена ачылмагач, бик кирәк түгел, алардан башка да яшәп була, дигән сүз бит инде. Тик аларны ташларга кызганасың. Алучы да табылмый. Бәлки, кирәге чыгар, дип саклыйсың.
Китаплар белән дә шундый ук хәл инде ул. Җыелган алар. Кайберләре әллә ничәшәр тапкыр укылган, кайберләре тотып та каралмаган. Кайсыларын торым-торымга актарып карыйсың. Күбесе башкача беркайчан да ачып калмаячак китаплар. Аларны укып чыгу өчен фәкать шуның белән генә шөгыльләнсәм дә

“Бәлки кирәге чыгар” дигән бер язма бар минем. Иске такталар, тимер-томыр өемнәре… Авылдагы һәр йортта җыелып бара бит инде. Менә шул иске-москыны ташламыйча җыеп баруны авылның бер үзенчәлеге кебегрәк итеп күрсәткәнмен. Алай түгел икән. Шәһәрдә дә шундый ук күренеш икән.
Болконга гына чыгып карау да җитә. Кладовкаң булса, анда да эзләгәнеңне тапмалы булмый. Табасың инде табуын, кайберләрен капка тутырсаң, тышына язып та куясың. “Фәлән-фәлән киемнәр”… Яки савыт-саба… Яки вак кораллар… Һәм шуларның бик күбесе еллар буена ачылмыйча ята. Еллар буена ачылмагач, бик кирәк түгел, алардан башка да яшәп була, дигән сүз бит инде. Тик аларны ташларга кызганасың. Алучы да табылмый. Бәлки, кирәге чыгар, дип саклыйсың.
Китаплар белән дә шундый ук хәл инде ул. Җыелган алар. Кайберләре әллә ничәшәр тапкыр укылган, кайберләре тотып та каралмаган. Кайсыларын торым-торымга актарып карыйсың. Күбесе башкача беркайчан да ачып калмаячак китаплар. Аларны укып чыгу өчен фәкать шуның белән генә шөгыльләнсәм дә минем калган гомер җитмәячәк. Яталар инде шунда тузан җыеп. Китапханәгә тапшырыр идең, мәшәкате күп икән хәзер. Элегрәк җайлы булган ул. Хәтта саваплы. Мактаулы гамәл булып та саналган. “Фәлән-фәлән язучы үзенең шәхси китапханәсен Төгән авыл (район, шәһәр) китапханәсенә бүләк итте,” - дип гәзитләргә дә мактап язганнар. Хәзер бераз катлаулаштырганнар. Әллә нинди документлар җыярга кирәк икән. Китапханәчеләрнең хәрам акча эшләү мөмкинлегеннән дә шүрлиләр, китапларның эчтәлеге зарарлы булудан да куркалар икән. Шушыларның барсын да җайлап, законга яраклы итү өчен документлар тутырырга, төрле кабинетларда чират торырга кирәк. Кемнең шулай кыланып йөрисе килсен инде. Элегрәк базарларның капка төбендә иске китап сатып утыра торганнар иде. Хәзер андыйлар да күренми. Аңлашыла инде сәбәбе. Нинди китабыңны нәрсә дип гаепләргә мөмкинлекләрен күз алдына китереп булмый бит. Кайбер чит ил язучыларының китапларын бездә сатарга ярамый, урыс язучыларының да күбесе чит ил агенты дип исәпләнә. Китап язу гына түгел, ә аны уку һәм хәтта сату да бик четерекле гамәлгә әйләнде. Шуңа күрә аларны бик болгап йөреп булмый. Яталар шунда шкафта тузан җыеп. Ә ташларга жәлке. Беренчедән, бу гөнаһ булып тоела. Икенчедән… Бәлки, кирәге чыгар, дисең…
Компьютерда да шундыйрак хәлләр икән. Күпме китаплар җыелган анда, күпме программалар, кинофильмнар, җырлар, видеоязмалар… Мин бер көнне махсус карап чыктым. Кайбер программаларның компьютерга күчерелүенә инде бишәр-унар ел узган икән. Күпләре инде искереп беткән, бернәрсәгә дә яраксыз. Кәрзингә ташладым аларын. Калганнары калды. Аларның барсы да диярлек интернетта бар инде, яңа версияләре бар, теләгән мизгелеңдә үк күчереп алырга мөмкин. Шулаен шулай. Ә ташларга жәлке. Бәлки… сиңа кирәк вакытта, бәлки, интернет өзелгән булыр, бәлки, теге сайт ябылыр, бәлки… Шул ук нәрсә инде монда да. Бәлки, кирәге чыгар, дип саклыйсың.
Болай итү сәер тоелса да кайчагында дөрескә дә чыга. Бик яхшы эшләгән программалар да арытабан үсештән туктый, сайтлары ябыла. Аларны әллә кайлардан эзләргә, шикле сайтлардан күчергәч антивируслар белән тикшерергә туры килә. Мәшәкать бит инде. Ә кайберләре безнең ил кешесенә керергә рөхсәт итми, кайсыларын үзебезнекеләр тыя. Үзара санкцияләр дәвере бит. Шуңа күрә, мондый сәерлекләрнең беркадәр акланган чаклары да була. Ә күпчелеге, барыбер, хаҗәте тимәгән нәрсәләр инде аның.
Шәһәр кешесе дә шулай икән… Хәер, аларның да тамыры авылдан ич инде. Кайберләребез әле дә кайтып-килеп яши. Хәтта әти-әниләре, әби-бабалары шәһәрдә үскән кешеләрнең дә канында авыл хәтере саклана. Гасырлар буена канга сеңдерелгән нәрсәне юкка чыгару өчен меңъеллыклар кирәктер, бәлки.
Бу сәерлекне шул рәвешле авылга япсартырга тырыштым да үзем ышанмадым. Авылга да, шәһәргә дә бәйле түгел бугай ул, кешенең табигатенә салынган күренеш бугай. Әйберләр белән генә дә чикләнми бит әле ул. Әйтик, безнең күпме дусларыбыз, танышларыбыз бар. Телефон номерларына гына күз салыгыз. Минекендә, мәсәлән, ун меңгә якын кешенеке саклана. Шуннан артса телефон үзе җуйдыра бугай инде, кайвакыт кирәкле номерлар да юкка чыга. Тик эш анда түгел… Менә шул кешеләрнең күпчелеге белән аралашмаганга унар-унбишәр еллар узган. Хәзер төскә-биткә дә үзгәрдек бит инде, урамда очрашсак, бәлки, танымыйча узып та китәбездер. Ә телефоннары саклана. Әлеге дә баягы шул сәерлек инде: бәлки, кирәге чыгар…
Беренче карашка сәер тоелса да бу кешене яшәтүче көчнең бер җепселе бугай. Беренчедән, хәтер белән бәйле, үткәннәрне ычкындырырга теләмәү, аның белән бәйләнешне саклау омтылышы. Ә бу зур нәрсә. Бу беркатлы рациональлеккә тайпылуны, гамьсез оптимальләштерүне кире кага. Шушы нәрсә булмаса, без бүген кирәксез кебек тоелган нәрсәләрне (һәм затларны) чүплеккә чыгарып ташларга мәҗбүр булыр идек. Әйтик, кулыннан эш килми башлаган карт кешеләрне. Тик без алай итмибез. Һәм аларның “кирәге чыга”: без алардан акыл, тәҗрибә алабыз, рәхмәт ишетәбез. Аларның рәхмәте безне яктырак итә, үз гомеребезгә, башкаларныкына һәм тормышка аз гына башкачарак карарга этәрә. Икенчедән, бу кешелекнең яшәргә омтылышы, киләчәкне хәстәрләве белән бәйле: :Дөнья бүген белән генә бетми бит, ә иртәгәге көннең ничек буласы билгесез, тик аңа әзер булырга кирәк.” Өлкән яшьтәгеләр мисалында әйтсәк, аларны тәрбияләве белән кеше яшьләргә үрнәк күрсәтә, үзенең киләчәгенә, яки хәсрәтсез картлыгына җирлек әзерли.
Моның нигезендә бүген кулланыш тапмаган нәрсәләргә дә икенче гомер бирү омтылышы ята. Һәм бу инстинкт дәрәҗәсендә. Иске тактаны шомартып, матурлап яңа әйбер ясарга була. Миңа кызыксыз иске китап кемнеңдер тормышын үзгәртергә мөмкин. Реинкарнация (яңадан туу) белән бәйле фәлсәфәләрнең тууына да шушы омтылыш сәбәпче бугай.
Боларны сез минсез дә беләсездер инде. Мин язмасам, сез укымасагыз да дөньяның бер чите дә кителмәс иде. Шулай да яздым әле. Бәлки, кирәге чыгар…
Марат Кәбиров