Найти тему

Моны ашарга мөмкинме?

Хастаханәдә ятканда игътибар иттем мин аңа. Андый вакытта күңел күзе үткенрәк була бугай инде ул, бүтән чакта әһәмият бирмәгән нәрсәләрне дә күрә башлыйсың. Монсы бөтенләй гади генә: операция ясадылар да бер атна чамасы ашамый торырга куштылар. Нихәл итәсең инде, ярамагач ярамый, димәк, түзәргә кирәк. Түзүнең бер кыенлыгы да юк, тыелган икәнен күңелеңә сеңдерсәң, бик ашыйсы килми. Яшәргә тырышуның бер чагылышы инде бу: ничәдер көн ачыксаң ачык, әмма аягыңа бас. Менә шул вакытта игътибар иттем. Кешенең гомере ашаудан гына тора икән.
Мәгълумәт ягыннан самодостаточный кеше инде мин. Кешенең нәрсәдер эшләгәнен карап, күзәтеп, сөйләгәнен тыңлап йөри торган адәм түгел. Үзем күргән, үзем ишеткән нәрсәләр җитеп бара. Ләкин бу очракта… ашарга ярамаганда… гел ашаган кеше күзгә чалына. Үзеңә ярамагач, бүтәннәрне күрәсең икән ул. Ә кешеләр ашап кына тора икән.
Иртән торып беркадәр вакыт үтүгә үк коридорда “Иртәнге аш!” - дип хәбәр салалар. Палатадашлар алып керә инде. Аларның авыз чәпелдәткәнен тыңлап утырмас өчен мин чыгып китәм дә беренче каттагы фойега төшәм. Анда буфет. Буфетта бер төркем өстәл артында утыра, икенче төркем чиратта тора. Аптырап арырак китәм: төрле ишекләр төбенә чират хасил булган. Кемдер минерал су чүмерә, кемдер сагыз чәйни, кәнфит суыра, кайчагында туңдырма ялаучылар да очрый. Гаепләмим инде, сәерсенәм генә, үземә ярамагач, кешеләрнең мәрәкә гамәлен өстән генә күзәтеп йөрим. Яраса, бәлки, үзем дә шулар арасында булыр, һичюгында чемечке чиртеп булса да торыр идемдер.
Палатага керәм. Иртәнге ашны яңарак кына ашадылар бит инде. Кайсыдыр чәй кайнатып йөри. Аннан күреп икенчесе капкалап ала. Өченчесе чәй эчми алма кимерә башлый. Коридорга чыгам: берәү суыткычка сөт илтә бара, икенчесе кефир күтәреп килә, өченчесе якындагы өстәлдә колбаса кисеп маташа. Аның тәмле исе таралганга мин генә түгел, шәфкать туташы да игътибар итә:
- Колбаса рөхсәт ителми! - дип кисәтә. Теге ханым гаепле елмаеп аңа карый да:
- Яхшы, яхшы… Әйтермен, бүтән китермәсләр, - ди. Ә үзе теге колбасаны пакетына йомдырып палатасына кереп китә.
Тиешле уколларны кадатып мин тагын палатага керәм. Гапьләшәләр инде күршеләр, берсе мандарин әрчи, икенчесе банан чәйни. Гел менә шундый хәлләргә очрагач, кешеләр бертуктаусыз ашап кына торадыр шикелле тоела. Мин болардан аерылып, югары даирәгә, рухият дөньясына күчим дип кулыма китап алам. Мәхәббәт турында ул. Егет белән кыз очрашалар. Парк буйлап узалар. Матур сүзләр сөйләшәләр. Һәм якындагы кафега күзләре төшә. Тагын кафе!
Телевизор карарга китәм. Онытылырлык яхшы кино кирәк. Ниндидер сериал бара. Сөйләшә-сөйләшә ашап утыралар. Ашый-ашый сөйләшүчеләрлдән качып, яңалыклар программасын ачам. Менә монсы ярый инде, - дип уйлап та бетермим, реклама башлана. Монда да оста кешеләр эшли икән, авыздан сулар китерерлек итеп төрле-төрле ризыкларны, эчемлекләрне мактыйлар. Хәзер инде бөтен кешелекнең максатыт ашау-эчү генәдер шикелле тоела башлый. Ул арада кемдер килеп минем исем-атымны сорый. “Сезнең янга килгәннәр,” - ди.
Беренче катка төшәм. Дуслар килгән. Шатланышып күрешәбез, сөйләшәбез. Китәр алдыннан алар миңа зур бер пакет тоттыралар. Ризыклар белән тулы.
- Кирәкми, рәхмәт! Миңа ашарга ярамый бит.
- Ярый башлагач ашарсың, бозыла торган түгел алар.
- Алмасаң үпкәлибез.
Үпкәләмәсеннәр дип мин пакетны алып кереп суыткычка куям. Алар артыннан хатын, балалар, тагын берничә кеше шундыйрак пакет калдырып китә. Телефоннан берничә кеше белән сөйләшәбез. Аларның да беренче соравы диярлек шул була:
- Хәлләрең ничек? Әйбәт ашаталармы? Нәрсәләр китерик?
Махсус оештырылган нәрсә түгел бит инде бу. Адәм баласының табигате шундый. Аның өчен иң зур нәрсәләрнең берсе - тамак хәстәре. Тәне таза тамагы тук булса, кеше нидер эшли бит инде, хәрәкәт итә, ә хәрәкәт бәрәкәтле нәрсә. Машинага бензин салган кебек инде. Аерма шунда гына: бензин багының чиге бар, ә тамак “безразмерный”.
Шулай булырга тиештер дә инде ул. Һәрбер җан иясе ашарга эзли: бүре, мәсәлән, кышкы ачы салкыннарда да фәләнешәр чакырым йөреп кайта. Башкалары да шулай. Эт, яки песигә нәрсәдер ыргытсаң да ул килеп иснәнеп, телен я мыегын тидереп карый: “Ашарга ярыймы моны?” Яраса, ашарга тотына, ярамаса, эзләнеп ары китә. Борын заманнарда адәм баласы да шулар хөкемендә булгандыр инде. Хәзер инде ул нәрсәнең ризык икәнен төгәл белә, табигать биреп җиткерә алмаганнарын үзе әзерли. Күп ашый кеше. Үзе җитештерергә өйрәнмәсә, табигать аңа өлгертә алмас иде.
Интернетка керсәң дә эзләгечләрдә иң күп соралган нәрсәләр төрле ризыклар белән бәйле: аш-су рецептлары, ашнакчы җайланмалары, савыт-саба, һ.б. Телевидениеда да шулай. Аш-су белән бәйле китаплар бестселлерлар рәтендә. Ризык белән бәйле нәрсәләр һәрвакыт популяр булачак. Чөнки кешелек белән ашау теләге идарә итә.
…Дәүләтләр дә бер-берсенә шулай карый бугай:
- Моны ашарга мөмкинме?

Марат Кәбиров