Найти тему

Авыл күңеле давылда...

Авыл халкы сугыштагы солдатларга ярдәм җибәрү өчен акча җыя. Бу өстән кушылган нәрсә түгел. Ватсапта бер ханым тәкъдим ясады да авыл халкы аны күтәреп алды һәм иң актив шәхесебезне җаваплы итеп куйды. Ул хәбәр иткәнчә, ике-өч көн эчендә илле меңнән артык акча җыелган. гуманитар ярдәм итеп оештырып җибәрү өчен район хакимиятенең рөхсәте һәм ярдәме дә кирәк икән. Әлегә аннан җавап алынмаган. Хакимияттән җавап килгәнче сумманың йөзгә җитүенә өметләнебрәк торабыз. Безнеке кебек кечкенә авылдан да шулкадәр җыелгач, бу сөбханалла гына килеп чыгачак. Башка авылларда да шундыйрак хәрәкәт бара. Безнең авыл Илеш, Бакалы, Актаныш районнары чигендә утыра. Бакалыда да җыялар. Актанышлар бик актив, кайбер нәрсәләрдә безнекеләр алардан үрнәк ала.
Иң мөһиме - бу эшләрне халык югарыдан килгән күрсәтмә буенча түгел, ә үз теләге, үз инициативасы белән башкара. хөкүмәт бюджетыннан бер тиен дә урлау мөмкинлеге булмаган кешеләр катнаша монда! Үзләренең хәләл акчаларын җыялар. Кайберәүләр хәттә аруырак пәлтә алып киярмен дип җыйган акчаларыннан өлеш чыгара. "Ярый инде, пәлтәне соңрак та алып булыр, илләр генә имин булсын, ир-егетләребез исән-сау кайтсын," - диләр. Чөнки яу кырында да үзләренең, яки нәкъ менә үзләре шикелле кешеләрнең уллары, ирләре, әтиләре алыша. Нинди миллләт вәкиле булуына карамастан, урысмы ул, башкортмы, маримы, чувашмы - авылдагы татар кешеләре өчен һәркайсы үз туганы кебек кадерле. Без шул сугышта үлгән, яки гарипләнгән урыс кешеләре өчен дә елыйбыз. Аларның якыннарының кайгы-шатлыгын үзебезнеке кебек кабул итәбез. Чөнки бу ил, бу җир - безнеке, ул безнең уртак хазинабыз.
Нинди дәвердә булса да хөкүмәт башлаган матавыклар гади кешеләр иңенә төшә. Кайсылары канын коя, кайсылары җанын кыя, кайсылары күз яшьләре түгә. Беркемнең дә күңеле тыныч түгел.
Бәлки, гаиләләрен һәм балаларын чит илләргә, тыныч урыннарга озаткан "абруйлы абзыйлар" өчен мондый тойгылар ят булып күренәдер. Йорт-җирләрең, якыннарың өчен күңелең тыныч булса, ботарланган язмышлар статистика булып кына тоелырга да мөмкин. Ә ватанпәрвәрлек - утырган кәнәфиеңне, кулыңдагы властьне, банктагы акчаңны яклау-саклау өчен башкаларны җигү чарасы булып. Андыйлар бәлки: "Вәт бит, әй... Нәрсә кушсаң, шуны үти торган тиле халык," - дип үзара көлешеп тә ала торгандыр. Тик Ватан бер. Туган җир бер.
Нинди генә кодрәтле һәм какшамас булып тоелса да, никадәр яхшылыклар, яки кабәхатьлекләр эшләсә дә бер хакимият тә мәңгелек түгел. Хакимият килә дә китә ул, ә халык кала. Халык кала һәм туган җир кала. Һәм бу җирдә халыклар үзара тату булып, бердәм булып, һәркайсының милли үзенчәлекләрен, рухи кыйммәтләрен санга сугып яшәргә тели.
Менә шундый хәлдә, икътисади яктан да, сәяси мәсьәләләрдә дә илдә үрнәк булырлык дәрәҗәдә яшәгән республиканың мөмкинлекләрен чикләргә тырышу, дәүләтчелек символы булган "президент" атамасын юкка чыгару, Татарстан Конституциясеннән милли үзенчәлекләрне һәм үзаллылык белән бәйле вәкаләтләрне алып ташлау - РФ хөкүмәтенең Татарстанга һәм татар халкына карашы бик уңай түгел бугай, дигән уйга этәрә. Үзәктәге җаваплы кешеләрнең бу адымы Татарстанга түгел, ә болай да дошман камавында калган Россияга каршы көрәш ачу, аның хөкүмәтен аз санлы милләтләрне юкка чыгарырга тырышучы явыз көч итеп күрсәтергә маташу, ил эчендәге тотырыклылыкны какшатырга омтылу кебек кабул ителә. Моңа хәтта сукыр күзләре белән төннәр буена яудагы солдатларга оек бәйләп утыручы әбиләр дә аптырый. "Җиң сызганып дөнья көтеп йөргән хатынын кыйнап ташлаган исерек ир шикелле була бит бу," - диләр. Бабайлары әлегә дәшми. Аксакаллар, гадәттә, сабыр була инде, төптән уйламыйча сөйләнмиләр, ә әйтсәләр кистереп әйтәләр дә мирне кузгаталар. Дәшмәү һәр очракта да ризалык билгесе түгел әле ул.
Күңелнең кайсыдыр почмагында әнә шундыйрак тойгылар да кузгалып ала. Тик без аларны тышка чыгармаска тырышабыз, беркемгә дә әйтмибез, тирәнгәрәк яшерәбез. Авыр чорда, бәлки, кирәкмидер дә. Бәлки…
Ә бүгенгә авыл кешеләре яу яланындагы солдатларга ярдәм булсын дип кулыннан килгәнчә өлеш кертергә тырыша. Ут эчендәге ир-егетләрнең исән-сау кайтуын телиләр. Туган ил, Ватан тойгысы исән әле халыкта.
Марат Кәбиров