Һәртөрле әңгәмәләр, яки очрашулар вакытында “Уңыш(ыгызның) сере нәрсәдә?” дигәнрәк сорау бирергә яраталар. Бу бәлки, салпы якка салам кыстыруның яшеренрәк берәр рәвешедер инде. Кешенең күзенә бәреп: “Сез уңышлы кеше, популяр кеше,” - дип әйтү уңайсызрак. Ә аның сере турында сорашсалар, бу чынбарлык сыман ишетелә, үзеңнең уңышлы икәнеңә хәтта үзең дә ышанып куясың. Бәлки, читтән караганда чынлап та уңышлы кебек күренү бардыр. Мин дә, бәлки, шулай күренәмдер. Тик мин аны тоймыйм һәм уңыш серен дә белмим. Кайвакыт мондый сорауларга ачыктан-ачык “белмим” - дип җавап бирәм, кайчагында шаяруга борам.
Гел болай итеп булмый бит инде, берәр кайчан берәр җүнле сүз дә әйтергә кирәк дип, бер мәлне бөтен дөньяга дан казанган, чынлап та уңышлы кешеләрнең җавапларын өйрәнеп чыктым. Һәм гаҗәпкә калдым. Стивен Кинг, әйтик, бик тәртип ярата торган язучы. Көн саен ике мең сүз яза. Үзенең уңышын шунда күрә. Ә Хемингуэй ярты гомерен кафеда уздырган һәм күп дигәндә биш йөз сүз язган. Брэдбери бары тик кәефе