Җомга саен ул телефоннан шалтырата. Шалтырата да исәнлек-саулык сораша. Килен ни хәлләрдә, балалар исән-иминме ди. Шуннан мине шелтәләп ала:
- Бу атнада да кайтмыйсызмы? Шул бетми торган эшегез булды инде. Хет шалтыратып хәл белешер идегез.
Мин җавап бирмим. Ни дип әйтергә дә белмим. Ә ул дәвам итә:
- Газинурның да кайтканы юк. Оныкларны күрмәгәнгә биш былтыр булып килә. Эш дигән булып чабасыз да чабасыз. Мине уйлап та бирмисез. Үзегез өлкәнәйгәч, аңларсыз әле менә. Әни кеше көтә ул. Олыгайган балалары өчен дә өзгәләнә.
Мин тагын аптырабрак калам. Газинурны минем күргәнем юк. Хәлләрен белеп торам. Ул Казанда яши. Ике кызы бар. Берсе быел мәктәпне тәмамларга тиеш, икенчесе студент. Кайсы вузда икәнен генә әйтә алмыйм.
- Газинур хет ике атнага бер булса да шалтыратып хәл белешеп тора әле, ә син бөтенләй оныттың, - дип дәвам итә ул, - Үзем эндәшмәсәм, койрыгыңа да элмисең. Кайчагында телефоныңны да алырга иренәсең. Әллә вакытың булмый, әллә кәефең. Килен белән әйбәт торасызмы соң?
- Әй