Найти в Дзене

Онытылмый торган халәт

Кеше хәтере кыска. Дөньдагы иң әһәмиятле вакыйгаларны да, тарих тәгәрмәчен борып җибәрерлек шәхесләрне дә тиз оныта. Вакыйгаларын бераз хәтерләсә дә нечкәлекләрен белми башлый, шәхесләрен исеннән чыгарып җибәрә, төрле карашлар, фикерләр арасында буталып чынбарлыктан читләшә төшә, ахыр чиктә бөтенләй адашып кала. Күп очракта шулай. Ләкин бернинди дөньякүләм әһәмияте булмаган хәлләр дә кайвакыт гомер буена онытылмый саклана, тормышыңның төрле вакыйгаларына яңа төсмер өстәп хәтергә ияреп йөри. Менә шундый хәлләрнең берсе турында сөйләргә телим әле.

Илле яшьлек бер күршебез фани дөньядан китеп барды. Бик нык аралашып, дус булып, шатлык-кайгыларны бергә кичеп йөргән кешем түгел инде. Очрашканда исәнлек-саулык сорашып, һава торышын сөйләшкәләп, дөнья хәлләрен чәйнәшеп алган чаклар бар иде, әлбәттә. Үзара ярдәмләшкән вакытлар да булгалады. Ул чакларда күрше белән күрше аралашып яши торган иде, эшен дә бергә эшли, табыны да уртак була. Шулай гомер иткәч, бик чит-ят адәм дә түгел иде инде ул. Тик мин ни өчендер еламадым. Хәтта артык кайгырмадым да бугай. Аның үлемен гадәти бер хәл, табигый күренеш кебек кабул иттем. Хәтта күз яшьләрен чылаткан кешеләргә карап бераз гаҗәпләндем дә бугай әле. Ник шулай җебеп торырга инде, янәсе, яше җиткән, ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән. Вакытың килеп җиткәч, әҗәлдән беркая да качып булмый. Дөнья шулай яратылган, табигать шундый. Әлбәттә, алтмыш-җитмешләргә җитсә бигрәк әйбәт булыр иде дә тик нишлисең инде. Аның каравы, кайбер бабайлар кебек бөкерәеп, җәй көне дә бүрек киеп йөрисе түгел… Кыскасы, мин аның әҗәленә артык кайгырмадым.

Беренчедән, ул вакытта миңа унсигез яшь иде. Унсигез яшьтә хәтта утыздан узганнар да бабай булып күренә. Минем бер абзыйга карап сокланып торганым әле дә хәтердә: “Карале, үзе кырыкка җитеп килә, ә үзе егетләр шикелле!” Шушы күренеш үзе генә дә илле яшьлекләргә карашның ниндирәк булганын күрсәтәдер инде.

Икенчедән… Менә монсын ничегрәк аңлатып карыйм икән… Безнең нәселдә хатын-кызлар озак яшәде инде ул. Матур итеп яшәделәр дә матур итеп, кеше җәфаламый гына үлеп киттеләр. Берсенең дә урын өстендә озак вакытлар буена интегеп авырып ятканы булмады бугай. Ә ирләр гел кыска гомерле. Ике бабам да утызлар тирәсендә үлгән, аларның туганнары да шул чамадан артмаганнар. Хәзер аңлыйм инде, боларның барсына да сугыш сәбәпче булган. Кайсы Герман сугышында, кайсы гражданнар сугышында, кайсы фин кыйралышында… Ә якын бабайлар - Бөек ватан сугышында. Хәтта дары исе иснәмәгән үз әтием дә утызга да җитмичә китеп барган. Менә шулай булгач, илле яшь миңа бик зур булып күренгәндер инде.

Өченчедән… Ярый, санап тормыйм. Үз сәерлегеңне ничектер акларга теләгәндә, меңәр сәбәп табарга мөмкин. Ә бу сәерлек иде бугай. Ни өчендер мин шул кичерешләремне беркайчан да оныта алмадым. Еллар узып, тәҗрибә туплый барган саен ул миңа иң чын сәерлек, ә вакыты белән хурлыклы күренеш булып та тоелды. Бергә аралашып яшәгән күрше абзыеңның үлеменә кайгыра белмәү чынлап та бик табигый хәл түгел бит инде. Кайгырмаган очракта да аның югалту икәнен аңларга кирәк булгандыр. Ә мин…

Мин бу сәерлегемнең җәзасын да тоймадым, шуңа үз үземне артык битәрләмәдем дә, тик ул әледән-әле исемә төшеп гадәти кебек вакыйгаларга да, табигый күренешләргә дә аз гына башка яссылыктан карарга мәҗбүр итте.

Әле менә тагын бер күршемне җирләдек. Ул да илле яшьтә иде. Бергә уйнап үскән малайлар инде без. Тик үсеп җиткәч, бик аралашмадык. Икебез дә читкә чыгып киттек тә озак еллар буена күрешмәдек, хатлар, соңрак смс-лар язу түгел, хәтта ым да кагышмадык. Кыскасы, бер-беребезнең дөньяда барлыгын да белмичә яшәдек. Үлеп китмәсә, мин аны мәңге исемә төшерәсе адәм түгел идем әле.

Ә үлеме барсын да искә төшерде. Бот буендай малай чакларны да, мәктәп елларын да, үсмер вакытларны да, егет чакларны да. Балачак һәм яшьлек елларын тулы бер бөтен дөнья итеп күз алдына бастырды. И, бәхетле булганбыз икән без ул заманнарда! И, шулкадәр әйбәт булганбыз икән… Балачак дусларының бер-берсеннән ераклашуы да, бәлки, әнә шул бәхеттән, әйбәтлектән бераз ерагаю булгандыр.

Теге вакытта дөньядан киткән күршемне дә искә төшердем. Һәм еладым. Икесе өчен дә. И, илледә кеше бигрәк яшь була бит әле ул. Өметләренә тиенә генә башлый. Мин хәзер моны бик яхшы аңлыйм, чөнки үзем дә иллене узган адәм.

Марат Кәбиров.