“Ходай ничек кушса, шулай булырга тиеш”, — ди бер танышым. Шулай җиңел генә булса, бик әйбәт булыр иде дә ул… Төгәл сорау булса да моңа төгәл генә җавап биреп булмый икән.
Беренчедән, “гаиләдә ничә бала” дигән сүз баланың гаиләдән тыш та булу мөмкинлеген күз уңында тота кебек. Баланың ничәсе гаиләдә, ничәсе читтә булырга тиеш дигән сыман яңгырый һәм:”Үз хатының тапкан балаларның барсы да үз гаиләңдә булырга тиеш” — дигәнрәк җавапка этәрә. Бу бик дөрес сүз кебек ишетелсә дә шундук икенче сорау туа:”Ә хатының тапкан балаган синең катнашың бармы? Әллә “на халяву” гына әти исемен күтәрергә җыенасыңмы?” Ниндидер эш эшләргә, артык хәрәкәт ясарга бик атлыгып тормасак та бу мәсьәләдә “халявщик” исемен күтәрәсе килми. Уйлана башласаң, шулайрак килеп чыга. Ә уйламыйча гына җавап бирсәң… төп-төгәл итеп… Ну, алай булса, мин күз дә йоммыйча: “Гаиләдә егерме бала булырга тиеш” — дип әйтер идем. Табигать шундый мөмкинлек биргән. Әгәр хатын-кыз егерме яшьләр тирәсендә беренче баласын тапса, аның ана б