Җырчы, нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов социаль челтәрдәге сәхифәсендә виртуаль дусларының «ачу китерә торган» сорауларына җавап биргән. Җырчы үзе шундый сораулар бирергә тәкъдим иткән: «Хәерле көннәр. Иң ачуны китерә торган сорауны бирергә тырышып карагыз әле», – дигән. Күптән түгел генә Алмаз гаиләсе белән җылы якта ял итеп кайтканга, сораулар күбрәк шул хакта да, башка темаларга да булган. Тик Алмаз барлык сорауларга да төгәл җавап бирмәгән. Кайберләренә ул шаяртып, я булмаса читләтеп, кыеклатып кына сүзен әйткән. Игътибарга лаек дип табылган сорауларны һәм җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез. – Икенче бәбине кайчан алып кайтасыз? – Иң популяр сорауларның берсе бу. Нәрсә дип әйтим, Аллаһы Тәгалә насыйп иткәч. Без инде озак тормабыз, дип уйлыйбыз. Эшли башларга кирәк, ялга да барып карадык... – Күпме «тёща»да яшәргә була? Алмаз, ачуланма… – Юк, бер дә ачуны китерә торган сорау түгел бу, – дип көлгән Алмаз, куркыныч, явыз кыяфәтле наклейка куеп. – Сез хәзерге вакытта нинди районда тора
Алмаз Мирзаянов: «Кычкырып торган башисемле өч тиенлек порталларны куандырасым килми...»
31 мая 202331 мая 2023
4
1 мин