Найти тему

Колорадо кондызын бетереп буламы?

Дөньяда колорадо кондызыннан да хәстәрлеклерәк зат бар микән? Әйтеп булмый. Әле бәрәңге чыгып та өлгермәгән, болар һәр төпкә бишәр-алтышар булып чиратка басып, көтеп утыралар. Ә бәрәңге чыкмый, тегеләрнең киткәнен көтә.


Мин моңа карыйм да ни әйтергә дә белмим. Кешеләр дөньясы да шулайрак бит инде бер карасаң. Бездә дә бит талантлы, акыллы кешеләрнең туганын көтәләр. Ул тусын, нәрсәләрдер эшләсен, тормышны алгарак җибәрсен өчен дип уйлыйбыз бит инде. Юк икән. Монда да шул колорадо кортлары кебек теге талантның башын ашарга дип өметләнеп утыручылар җыелган икән. Кайчагында шулай тоела. Ниндидер талант килеп чыккан хәлдә дә аны үстермиләр бит, үсендерәләр генә. Хәтта үзе үсәргә маташып үҗәтләнсә дә ирек бирмәскә тырышалар. Бәрәңгенең һәр ботагына, һәр яфрагына чат ябышкан кондызлар кебек кыланалар. Нәтиҗәдә теге талантлы бахырның йөрәге колорадо кондызы теткәләп бетергән бәрәңге яфрагы кебек булып кала. Корый талант иясе, юкка чыга.

Гаепләп әйтмим моны, бәлки, чынлап та шулай булырга тиештер ул. Бәлки, бу һәр иҗатчы, һәр галим узарга тиешле санаусыз сынауларның берседер. Бәрәңгенең кондызга бирешми торган сортлары да бар бит. Сәләт ияләре дә бәлки шундый төрләргә бүленәдер, бирешми торганнары гына җиңеп чыгадыр. Шулай тиештер.

Ә колорадо кондызыннан берничек тә арынып булмый. Колак очы гына күренеп торган бәрәңгегә агу сибергә кул бармый. Җыеп карыйбыз. Кичтән җыеп чыгасың, иртән теге кортлар тагын тезелешеп утыра. Иске бәрәңгене урталай ярып торым-торымга куеп чыгарга кирәк диләр. Бу кортның игътибарын былтыргы бәрәңгегә юнәлтү өчендер инде. Мантыйк буенча шулай. Куйдык. Тик колорадо кондызының мантыйгы кешеләрнеке белән бер түгел икән. Ярылган бәрәңгене чынлап та берничә корт сырып алган. Тик яңалары төбендә бернинди үзгәреш юк. Һаман шулай җыелышып көтеп утыралар. Әллә нинди киңәшләрне тыңлап, әллә ниләр кыландырып карадык, файдасы юк. Шуңа рецептларын язып тормыйм. Иң файдалы һәм зарарсыз ысул, минемчә, берәү генә: ата крндызларны җыеп алырга да печеп (стерлизация ясап) чыгарып җибәрергә. Шул очракта ана кондызлар күкәй салалмый, салсалар да ул кысыр була.

Бәрәңгене сакларга кирәк инде. Ул бит бөтен халыкны туйдыра. Ә кондызның бер файдасы да юк. Чынлап та шулаймы соң? Колорадо корты белән көрәш өлкәсендә кемнәр генә эшләми! Галимнәр. Аларның төрлесе бар. Берәүләре кондызның организмын, икенчеләре үз-үзен тотышын, таралу мөмкинлекләрен, өченчеләре аны юк итү ысулларын, дүртенчеләре төрле агулар уйлап таба, бишенчеләре шул агуларны сиптерүче җайланмалар өстендә эшли, алтынчылары бәрәңгенең яхшырак сортларын уйлап таба, сигезенчеләре… Санасаң бик озакка китә икән. Сәнагать өлкәсе. Агуның үзен ясыйлар, сиптерү җайланмалары эшлиләр. Агу сиптергәндә агуланудан саклый торган киемнәр тегәләр. Авыл хуҗалыгы, табигатьне саклау министрлыклары. Икътисад белгечләре. Сәүдәгәрләр. Реклама хезмәте. Чынлап санасаң, колорадо кондызы ул безнең бәрәңге бакчасында гына түгел, ул тормышның барлык өлкәләренә дә диярлек үтеп кергән икән. Бу дөньяда миллионлаган, миллиардлаган кеше шул корт белән көрәш өлкәсендә эшли, шуның өчен акча ала. Акча ала! Менә шуннан соң, төгәл генә әйтеп кара инде: бәрәңге күбрәк туйдырамы кешеләрне, әллә колорадо кондызымы? Әгәр колорадо кондызын тулысынча юкка чыгаралар икән, шушы өлкәдә эшләүчеләрнең барсы да эшсез, димәк акчасыз, кала. Шулай булгач, нинди галим үз ихтыяры белән бу кондызны бетерә торган агу эшләсен инде?

Кул селтәдем әле бәрәңге бакчасына. Кортларга карап үртәлергә дә, агуларга да, башкача этләнергә дә кирәкми бугай. Бернинди каршылыкларга да бирешми торган талантлы, акыллы, көчле кешеләргә охшаган бәрәңгеләр, барыбер, үсеп чыгар әле. Азрак булыр, әлбәттә, андыйлар бик күп булмый. Аның каравы, берни белән агуланмаган талантлы, акыллы көчле бәрәңге ашарбыз. Ул файдалырак та тәмлерәк тә булыр. Аз ризык һәрвакыт тәмле була.

Марат Кәбиров