Төрле гаире табигый хәлләр турындагы әсәрләрем хәтсез генә булгач, адым саен диярлек бер үк төрле сорау бирәләр:”Сез мистикага ышанасызмы?” Мин баш чайкыйм. Ә фантастикага? Ә аномаль күренешләргә? Ә убырларга? Шайтаннарга? Күзгә күренми торган кешеләргә? Баш чайкауның гына ярдәме тимәгәч, кистереп әйтергә мәҗбүр булам: “Юк, ышанмыйм.” Алар шикләнәләр: “Үзегез ышанмагач, ничек шундый сәер хәлләр турында язып була соң ул?” - диләр. Хәзер инде мин үземнең ышанмавыма үзем дә шикләнә башлыйм…
Ә бер карасаң, гаире табигый хәлләрнең барсы да диярлек чынбарлыкның бер өлеше. Тормыш ул безнең күз күреме җиткән нәрсәләр белән генә чикләнми, без бары тик үз мөмкинлекләребез ирек биргән кадәр генә күрә алабыз, ә тормыш чүт кенә киңрәк тә, катлаулырак та - шуңа күз нурыбыз күләгәсенә эләккән өлешләре бездән читтәрәк кала. Мин, мәсәлән, күзгә күренми торган кеше барлыгын төгәл беләм. Һәм ул ханым безнең оешмада эшли. Сезнекендә дә бәлки шундый ук башка кеше бардыр. Сез аны белмисез генәдер, күргәнегез генә юктыр.
Ул эшкә башкалардан күпкә алданрак килә. Кичәгедән калган бөтен чүп-чарны җыештырып чыга. Идәннәрне сөртеп ала. Гәзит-журналларны алып кереп хезмәткәрләр өстәленә тезеп чыга. Компьютерлар челтәрен куша. Чәй кайната. Шуннан ипләп кенә бүтән хезмәткәрләр килә башлый. Кайберләре йокыдан айнып җитәлмәгән, кайберләре эш турында уйлана, кайсылары башка нәрсә хакында. Һәркем үз уйларына бирелеп яши бит инде, үз дөньясында яши. Күзләренә күренмәгәч, аның яныннан исәнләшми генә узып китәләр. Ул моңа игътибар итми, үзенең кем икәнен яхшы белә, башлап эндәшми.
Эш барышында да ул бер өстәлдән икенчесенә йөгереп кенә тора, кәгазьләр китерә, алып китә. Чүп савытлары тулса, аларны җыештырып ала, идәннәрне юып чыга. Хезмәткәрләр чәй, яки каһвә эчәргә теләсә дип су кайнатып куя. Ә алар эчәргә тели. Кайчагында түгеп-чылатып та китәләр, кайвакыт кулларындагы чынаякны төшереп ваталар да. Ул дәшми-тынмый гына чистартып куя. Берәрсенең туган көне, яки берәр төрле бәйрәме булса, хезмәткәрләр җыйнаулашып бәйрәм итә. Ә ул ханым һәр эштә ярдәмләшеп йөри, артларыннан барсын да чистартып җыештырып куя. Үзен табынга чакырмыйлар, тәмлешкәләр белән сыйламыйлар, хәтта сыңар торт кисәге дә алып бирмиләр. Чөнки ул - күзгә күренми торган.
Мактаулы исемнәре, фәнни, яки һөнәри дәрәҗәләре юк. Бүтәннәргә фәлән ел буена безнең оешмада эшләде дип булса да төрле титуллар тагалар, бүләкләр бирәләр. Аңа бернәрсә дә тәтеми. Моннан әллә ничә дистә ел элек билгеләнгән хезмәт хакына беркайчан да, бернинди өстәлмә дә алганы юк аның. Хәзер зарплатасын да кул куеп алмалы түгел, банк картасына гына күчерәләр. Сәер инде шундый… Хәтта хезмәт хакы да күзгә күренми торган нәрсәгә әверелеп килә. Кулга тими, күзгә күренми, алу белән тарала да бетә…
Аның күзгә күренми торган кеше икәнен башта ире сизде бугай. Иртән торуына ашарына әзер, киемнәре пөхтә, өйдә тәртип… Ә хатыны күренми… Кич кайтуына да бөтен нәрсәсе әзер… Ә хатыны… Шул могҗизага беркадәр албырап йөрде дә ире, барсын да аңлап алгач, күзгә күренә торган бер яшь хатынга барып йортка керде. Ни дип әйтәсең инде…
Хәзер балалары сизә… Ашарларына әзер, өс-башлары каралган, өйләрендә тәртип… Алар моны йорт иясе эшли дип уйлыйлар. Шуңа көндезләрен аның белән сөйләшергә тырышып карыйлар. Хәтта кайчакларда өйнең берәр почмагына кәфит я торт кисәге куеп аны сыйларга тырышалар. Йорт иясе генә күзләренә күренми. Тик ул барсын да сизеп тора, аларның бу гамәлен хуплый бугай, чөнки төннәрен яннарына килеп башларыннан сыйпый, үбеп ала, һич югында, юрганнарын төзәтеп китә. Йокы баскан чак булгач, күзләрен ачалмыйлар, шуңа аны күргәннәре юк. Бары тик тоялар гына…
Моның бик дөрес түгеллеген үзе чамалый инде ул. Балалары үсеп җиткәч, танымыйча куып чыгармаслар микән, дип тә шүрли. “Нинди хатын син? Монда нишләп йөрисең? Әни? Ник моңарчы күзгә күренмәдең?” - дип әйтсәләр дә берни кылып булмый. Алар хаклы.
Тик ул бернәрсә дә үзгәртәлми. Дөньясын сөйрәп бару, балаларын аякка бастыру өчен шулай кирәк. Бүтән чарасы юк. Галим булырлык акыл иясе дә түгел. Талант иясе дә. Хәтта урлашу, алдашу, хәрамләшү, әрсезләнү сәләтләреннән дә мәхрүм. Заман аның үзен дә, эш-гамәлләрен дә дөньяга, кешеләргә күрсәтмәскә тырыша. Хәтта балаларына да. Ул - күзгә күренми торган хатын.
Сине күрмәсеннәр өчен бернинди дә могҗиза кирәкми, гади һәм гадәти булу да җитә. Бүтәннәрнең (ил-дәүләтнең, хәтта дәверләрнең) сине күрмәве дә гаире табигыйлеккә дәлил түгел - сәбәп үзеңдәме, әллә башкаларның күзендәме әле. Кайберәүләр хәтта баш очындагы кояшны да күрми, бар яктылык үзләреннән тарала дип уйлый. Аяк астындагы алтынны да… Без кемнедер, нәрсәнедер күрмибез икән, бу аларның юклыгын аңлатмый әле.
Ә сез мистика дисез…
Марат Кәбиров
1