Башкортстанның Әбҗәлил районында Сабантуйда бер җайдакны аты егып төшергән. Ул үзенең хәле турында социаль челтәрләрдә сөйләгән. «Башинформ» шул хакта яза. Илдар милли «ылак» уенында катнашкан булган. Бу уенда кәҗә тоту өчен көрәшәләр. Әбҗәлил районы командасы Баймак командасы белән ярышкан. «Ылак – җәрәхәтләнү куркынычы була торган уен. Мин аны чын ир-атлар уены, дияр идем. Уен вакытында без Баймак районыннан килгән көндәшем белән кәҗәгә үрелдек, ул егылды. Ат мине бераз алга сөйрәп алып китте. Уен вакытында без барыбыз да экипировкадан идек, тездән өске өлеш хоккей калканы белән капланган. Шуңа күрә мин сау-сәламәт, травма юк, тырналган урын гына бар. Безнең команда миннән башка да 1нче урын алуга сөенәм», – ди Илдар. Социаль челтәрләрдә исә җайдакны тәнкыйтьләгәннәр. «Аттан егылу – хурлык», – дип язалар. «Башкортлар кечкенәдән атта йөрергә өйрәнә. Дөрестән дә, элек бу – хурлык булган, хәзер чабышларның исеме генә калды. Иярдә утыра белмәсәң, менмәскә кирәк иде», «Аягыңны дөрес тыга
«Хур иттең син, Илдар!»: Сабантуйда аттан егылып төшкән егетне тәнкыйтьлиләр
31 мая 202331 мая 2023
1 мин