Бүген Казанда «Дай 5» технологик эшкуарлык буенча республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр.
"Дай 5" технологик эшкуарлык буенча республика конкурсы гыйнвар аенда башланган иде.
Конкурста Салавыч күппрофильле лицее укучылары Хәкимов Данияр һәм Һадиев Айзат (җитәкчеләре Р. Закиров) актив катнаштылар һәм җиңүчеләр булдылар!
Егетләрне ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлап, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.