Бүген Казанда «Ватан сакчылары» дәүләт фондының Татарстан филиалы ачылды. Ул шәһәрнең Мәскәү районындагы Химиклар мәдәният сарае базасында урнашкан. "Ватан сакчылары" фонды филиалы СВО ветераннарына, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәчәк. Фондның Татарстан филиалын 2010-2020 елларда республика балаларының хокукларын яклау буенча вәкаләтле булып эшләгән Гүзәл Удачина җитәкли. Бу безнең туган илебезне яклаучылар һәм аларның гаиләләре мәсьәләләрен хәл итү өчен өстәмә мөмкинлек дигән сүз. Балтач районы буенча социаль координаторлар 1 июньнән Балтач бистәсе, Х. Такташ урамы, 3а йорт, 3 кат адресы буенча 9дан 18 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.
Игътибар! Балтачта социаль координаторлар 1 июньнән кабул итәчәк
31 мая 202331 мая 2023
3
~1 мин