Җырчы моннан берничә көн элек үк социаль челтәрдәге аккаунтында: «Югалдың, диләр. Тормышта зур гына үзгәрешләр, бүлешермен», – дип интрига ясаган иде. Менә, ниһаять, ул виртуаль дусларына серен чиште. – Берничә көн ял иткәннән соң, инде барысын да язарга әзермен. Март аенда Бардага кайткан идек, сөйләшеп утырдык шулай. Бездә гөбәдиянең нәрсә икәнен дә белмиләр икән. Шуннан башка уй килде. Бардада татар халык ашларын белмәгәч, димәк, тиздән беләчәкләр! Пекарня ачарга булдык. Бер сәгать эчендә шулай дип карар кылдык. Шуннан башланды... Башта бик озак бина эзләдек. Шул арада концертлар иде. Барда – Казан арасын (850 км) атнасына 2-3 тапкыр узарга туры килде. 10 апрельдә пекарня булачак урынны таптык, килешүләр төзеп, куллар куйдык. Шул вакытта Әлфиз абый белән Суфия җиңгәләрдә яшәдек. Алар зур ярдәм күрсәттеләр, мең рәхмәт! Гомумән, кемнең кем икәне бу 2-3 ай эчендә күренде. Якын кешеләр турында бик күп яңалыклар ачылды, безгә карата булган мөнәсәбәтләре... 15 апрельдә ачылыш ясарга булды
«Кемнең кем икәне күренде» – Чулпан Йосыпова тормышында зур үзгәреш
31 мая 202331 мая 2023
32
1 мин