Бүген татар эстрадасы примадоннасы Хәния Фәрхинең туган көне. Биктаһирова Хәния Фәрхислам кызы 1960 елның 30 маенда Башкортстанның Тәтешле районы Салаюа авылында туа, 2017 елның 27 июлендә туган авылында ялда булганда вафат булды. Бүген аның турында истәлекләр чыга. «Татарлар дөньясы» «Телеграм» каналында Хәния Фәрхинең бер концертында кызларына багышлап васыять укыган видеосы чыкты. – Балаларыбыз тәүфыйклы булсын, безгә оныклар алып кайтсыннар. Балаларым минем, йөрәк парәләрем, – дип әйтә җырчы һәм шигырь укый: Яңа йортка аяк бастың, кызым, Һәрбер йортның үз кануны. Аларча бул, нидер ошамаса, Кара бары дәшми калуны. Яңа йортка аяк бастың, кызым. Ирең өчен яхшы хатын бул, Өйдәгеләр өчен йомшак бул син, Гайбәт сүзләр кертмә, каты бул. Яңа йортка аяк бастың, кызым, Син баш булма, ирең баш булсын, Ирең сүзе һәрчак өстен булсын, Өстәлләрдә һәрчак кайнар аш булсын. Яңа йортка аяк бастың, кызым, Син кояш бул, йөзең шат булсын, Күзкәйләрең һәрчак шатлык булсын, Сүзкәйләрең һәрчак татлы булсын
«Сау бул, кызым, безне онытма!»: Хәния Фәрхи кызына васыять укый
30 мая 202330 мая 2023
1
1 мин