Түбән Камада яшәүчеләрнең игътибарын шушы көннәрдә бер күренеш җәлеп итте. Альбина Исмаева исемле блогер Түбән Кама урамыннан инвалидлар коляскасында баручы 85 яшьлек Фаяз абыйны видеога төшергән. Күз яшьләрен тыя алмыйча, ул аннан тормыштан канәгать булу серләрен сораша. Бер аягыннан мәхрүм калу сәбәпле, еракта урнашкан кибеткә машиналар йөри торган юлдан тырыша-тырмаша инвалидлар коляскасын тәгәрәткән Фаяз абый, ихластан елмаеп, аңа болай дип җавап бирә: «Кайгырып яшәгәнче, көлеп яшәве әйбәтрәк». Альбина балалары белән Фаяз бабайга кибеткә барып җитәргә ярдәм иткән. Кибеттә Фаяз бабайны сатучылар да таный, аны каршы алып, кирәк-ярагын сайлап биреп, озатып калалар. Фаяз бабайның язмышын социаль челтәрдә күрсәткәннән соң, Альбина Исмаевага бик күп мөрәҗәгатьләр килә башлаган. Күпләр мөмкинлеге чикле булган бабайга матди ярдәм күрсәтергә теләвен әйтә. Ләкин акча җыюдан Альбинаны блогер Рөстәм Нәбиев туктатып калган. Ул Фаяз бабайга пульт белән йөртә торган коляска алып бирергә ышандыра
Рөстәм Нәбиев аяксыз калган Фаяз бабайга ярдәм итәргә теләүчене акча җыюдан туктаткан
29 мая 202329 мая 2023
1
2 мин