Җырчы Гөлназ Шәрәпҗанова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызы Асылбикәнең балалар бакчасында чыгарылыш кичәсендәге образын күрсәтте. Асылбикә матур күлмәк кигән һәм аңа хәзерге вакытта «супермодный» прическа ясатканнар. «ТМТВ» премиясе тантанасында алып баручы Гөлназ Сәфәрова, җырчылар Ләйсән Гыймаева һәм Рәфинә Ганиуллина да шундый ук чәч толымнарыннан иде. Тик халык баланың бу прическасын аңлап бетермәгән. Әлбәттә, «нишләп матур булмасын, бик матур, һәркем матурлыкны үзенчә күрә» дип, баланың прическасын яклаучы да табылган. «Әнисе. Мин монда бернинди матурлык та күрмим. Баланың матурлыгын әнисе бетергән», – дип бәя биргән ханымга Гөлназ Шәрипҗанова ямьсез сүзләр белән «ташланган»: «Ничек шулай аңгыра булып була микән. Карт бит инде сез. Утыр инде б…геңне кысып! Надан!» – дип язган җырчы. Бу ханым начарлык белән дә әйтмәгәндер инде, чөнки Гөлназның үз чәче дә ниләр генә күрми – әле кыска чәчне бөдрәләтә, әле ясалма үстерелгән бөдрә чәч, әле җиргә тигән толым, әле чутсыз толым, әле күп
«Үз әниең белән дә шулай сөйләшәсеңме?» – Гөлназ Шәрипҗанова ямьсез сүзләр язган
29 мая 202329 мая 2023
1
1 мин