Биология - тереклекне өйрәнү фәне. Бу сүз безгә грек теленнән килеп кергән; биос - тереклек, логос - өйрәнү. Димәк, биология - җир йөзендәге тереклекнең яшәешен өйрәнү фәне була.
Ислам - гарәпчәдән - үзеңне Аллаһыга тапшыру, буйсыну, дигән сүз. Димәк, Ислам - Аллаһының кушканнарын үтәп, Аның кануннарына буйсынып тереклек итүне, яшәүне аңлата.
Акылыбызны эшкә җигеп, күңел күзе белән карасак, биология белән ислам сүзләренең мәгънәләрендә эзлекле тәңгәллек күрәбез. Ислам - Аллаһы Тәгалә кушканча тереклек итүне аңлатса, биология - шул тереклек итүне, җир йөзендәге тереклекне өйрәнүне күз алдында тота. Димәк, биология - Аллаһының барнәрсәне юктан бар итүен, шул исәптән безне - кешеләрне җир йөзендә табигатьне тулыландыручы бердән-бер акыл ияләре итеп яралтуын, кеше белән башка тереклек, табигать арасында булган бәйләнешне, гомумән дөньядагы яшәешне өйрәнүче фән булырга тиешлеге ачык аңлашыла.
Кызганычка каршы, бүген мәктәп балалары өчен чыгарылган биология дәреслекләренә күз салсак, анда чагылыш тапкан темалар, биология фәненең асылына каршы киләләр. Ул темаларны балаларга укытып, аларның аңнарына ялган фикер сеңдереп, аларны хакыйки чынбарлыктан читләштерәбез. Нәтиҗәдә, җир йөзендәге тереклек, тереклекнең яралтылышы хакында, кешенең ни өчен дөньяга килүе турында ялган мәгълумат биреп, аларны бәхетсезлеккә дучар итәбез.
Менә минем эш өстәлендә 9 нчы сыйныф өчен рус телендә бастырылган “Биология, общие закономерности” исемле дәреслек ята. Авторлары: С.Г.Мамонтов, В.Б.Захаров һәм Н.И.Сонин, нәшриаты: “Дрофа, Москва-2004”. Шушы дәреслекнең беренче бүлеге: “җирдәге тереклек дөньясының эволюцисе,” - дип атала.
Эволюция - латинчадан - җисемнең бер хәлдән икенчегә үзгәрүе, табигатьнең камилләшү хәрәкәте, дигән мәгънәне аңлата. Дәреслекнең 10 нчы битендә: “җирдә булган күптөрле тере организмнарның барысы да эволюция нәтиҗәсе булып торалар” (тәрҗемә Р.Х.), дигән җөмлә бар. Менә бу җөмләдәге фикер, биология сүзенең асыл мәгънәсенә каршы килә. Бу фикер, җирдәге тереклекне өйрәтүгә өндәми, ә Дарвинның исбатланмаган, алдынгы фикерле хәзерге галимнәр тарафыннан кире кагылган фаразын, ялган фәлсәфәсен алга сөрә. Бу фәлсәфә, кешенең дөньяга ни өчен килүен яшерә, аның нигезендә “материя беренчел, акыл икенчел” дигән уйдырма ята.
Хөрмәтле укучылар! Әгәр, эволюция теориясе раслаганча, җансыз матдәдән тере күзәнәк барлыкка килгән булса, ул җансыз матдәдә: “Мин җанлы күзәнәккә әйләним әле,” дигән уй туарга тиеш була, чөнки, ул күзәнәкнең яралтучысы булмаса, ул үзе бу турыда кайгыртырга тиеш була, ә кайгыртыр өчен акыл кирәк. Ә, бу очракта акылның беренчел булуы исбат ителә, димәк, эвлюция теориясе уйдырма икәне исбатланды.
Дарвин үзе үк теориясенең дөреслегенә шикләнгән. “Төрләрнең килеп чыгышы” исемле китабында: “Әгәр, минем теория дөрес булса, һичшиксез күчеш чоры кичерүче формалар булырга тиеш. Аларның булганлыгын барытик казылма табылдык калдыклар гына исбат итә алачаклар,” дип яза һәм гаҗәпләнеп үз теориясенә үзе каршы килеп дәвам итә: ”Әгәр, чыннан да даими камилләшү нәтиҗәсендә бер төр икенче төрдән килеп чыкса, ни өчен без хисапсыз күп күчеш формалары белән очрашмыйбыз? Ни өчен табигатьтә һәрнәрсә үз урынында, ә хаотик хәлдә түгелләр?” -дип, үзенең теориясенең нигезсез икәнен үзе дә аңлый. Әмма шулай булуга карамастан, әле хәзер дә “Эволюция теорисе” дигән ялган фәлсәфәне безнең балаларга чынбарлык итеп күрсәтүләрен дәвам итәләр.
Геология өлкәсендәге галимнәр иң борынгы катламнарда [ул - “кембрий катламы” дип атала һәм 520-530 миллион ел элек барлыкка килгән (Бәлкем 520-530 мең елдыр, нинди формулага таянып хисаплаганнар? Р.Х)] әкәм-төкәм, суалчан, диңгез йолдызы, кысла һ.б. бөҗәкләр калдыклары табалар, аларның бер үк вакытта барлыкка килгәннәрен һәм бу калдыкларның бүгенге туганнары белән аермалары булмауларын ачыклыйлар. Шушы ачыштан соң, эволюция тарафдары, биолог - Дуглас Футуйма болай ди: “Әгәр, тереклек җитлеккән һәм камил рәвештә бер юлы барлыкка килгән булса, аларны барлыкка китерүче Акыл булырга тиеш.”
Әйе, хөрмәтле укучылар! Дөньядагы барча тереклекне, шулай ук без - киребеткән кешеләрне дә Акыл яралткан, без ул акыл иясен - Аллаһы Тәгалә дибез, чөнки Ул - иксез-чиксез акыл иясе. Аллаһы Тәгалә безне яралтып кына калмыйча, яшәү шартлары да булдырган, ризыкландыручы да - Ул, алай гына түгел, җир-үкләрне, кешене, фәрештәләрне һәм җеннәрне нәрсәдән яралтуы хакында хәбәр биргән, ничек итеп матур тормыш корып яшәргә күрсәтмә - Коръәнне дә бүләк иткән. Менә Ул безгә нәрсә ди: “Аллаһы сезгә җирне түшәк кылды, өстегезгә Күкне гөмбәз итеп бина кылды, яңгыр яудырып, сезгә ризык булсын өчен, төрле җимешләр, игеннәр үстерде. Аллаһыга тиңдәш эзләмәгез!” (2.22) Аллаһы Тәгалә кешенең ничек барлыкка килүе хакында хәбәр биреп әйтә: “Аллаһы беренче атагыз - Адәмне балчыктан яралтты, соңыннан һәрберегезгә гомер билгеләде, һәрберегезгә билгеләнгән әҗәл Аның хозурында.” (6.2.)
Дарвинның эволюция теориясе безне: “Кеше маймылдан барлыкка килгән,” -дип уйдырма фәлсәфә белән алдаса, шул ук Дарвинны да дөньяга яралтучы Аллаһы Тәгалә болай ди: “Әйт: “Сөйлимме сезгә, кемгә Аллаһының җәзасы бик каты булачагын? Аллаһы аларны ләгънәт кылды һәм нәфрәтләнде, аларның кайберләрен маймылга, кайберләрен дуңгызга әверелдерде. Алар Тагут исемле потка табынучылар. Алар туры юлдан адашучылар, аларга тәмугның иң әшәкесе.” (5. 60.) Шушы аятьтән аңлашыла ки, кеше маймылдан түгел, ә, маймыл кешедән яралтылган икәне. Бу аятьтә, Гайсә (г.с.) пәйгамбәрне тыңламаганнары өчен, Аллаһы яһүдләрне шулай җәзага тартуы турында бәян итә.
Мөхтәрәм укытучылар, хөрмәтле укучылар! Шушы мәкаләне укыгач нәтиҗә ясап, биология фәнен укытканда һәм укыганда, тереклекнең яралтылуы, табигатьнең кешеләр белән булган бәйләнеше хакында килеп туган сорауларга җавап эзләгәндә, эволюция теориясенә түгел, ә Коръәнгә мөрәҗәгать итүегезне телим.
Рәсим Хәбибулла.