Татар эстрадасының яшь җырчысы Сөмбел Билалова «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында кунак булды. Ул анда тормышындагы авыр вакытлары белән дә уртаклашты. «Ник бала алып кайтмыйсың? Ник үзең өчен бала тапмыйсың?» кебек сорауларны кешегә бирергә ярамый, дигән фикердә җырчы. Чөнки бу сораулар кешенең «авырткан җиренә тию» булырга мөмкин. «Без дә беренче балабызны югалттык. Яңа ел алдыннан мин, шатланып, Казанга кайткан идем, табибымны бәйрәм белән котларга бардым. «Килдең бит, әйдә, карыйбыз», – диде. Шунда баланың йөрәк тибешен ишетмәде. Башта үз кабинетында карады, аннары махсус яхшы аппаратлы бүлмәгә кертеп җибәрде. «Ишетелми», – диделәр. Анда аяк астыннан җир китте инде. Бик көтелгән бала иде. Бик тә ул вакытта бала табасым килгән иде. Мин ышанмыйча йөрдем, әнигә «тагын башка табиб янына барып карыйк» дидем. УЗИга бардык, анда да «юк» диделәр. Аннары аның үзенең процедуралары бит. Бу хәлне белгәч, ирем Мәскәүдән кайтып җитте. Бәлки, срогы бик зур булмагач… Табиблар мине тын