Башкортстанның Авыргазы районы Абдрахман авылыннан мобилизацияләнгән 48 яшьлек Илгиз Вәлитовны соңгы юлга озатканнар. 30 июньдә аңа 49 яшь тулган булыр иде, дип яза Авыргазы районы газетасы. Хушлашу мәрасименә Башкортстан премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, район башлыгы Арслан Шагаретдинов, мәрхүмнең якташлары, туганнары килгән. «Ул һәрвакыт безнең өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып калыр. Якыннарына һәм туганнарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм!» – дип язган район башлыгы. Илгиз Вәлитов октябрь аенда мобилизацияләнгән булган. Аның танышлары күпсанлы кайгы уртаклашу сүзләре язган. Гөлсинә Бикбова: «Күпме гомер өзелә. Туганнарының кайгысын уртаклашам». Айдар Нәфыйков: «Мобилизацияләнгәннәр бигрәк кызганыч, урыны оҗмахта булсын». Альмира: «Эх… Яшисе дә яшисе… Бик кызганыч». Миләүшә Исхакова: «Илебезнең батыр улы. Якыннарына пәйгамбәр сабырлыклары бирсен» . Флүзә Рәҗәпова: «Яшь чагы, кызганыч». Дилә Әхмәтҗанова: «Илгизнең авыр туфраклары җиңел, урыннары оҗмахта булсын.
«Фәридә әбекәйгә сабырлык бирсен... Караңгы гүрләрең якты булсын, брат»
26 мая 202326 мая 2023
1
1 мин