Найти в Дзене
Интертат

Ришат Төхвәтуллин Үзбәкстанда: үтүк тактасы белән килешми, Рифат Фәттахов белән дуслашкан

Ришат Төхвәтуллин Үзбәкстанга Сабан туена катнашырга барган һәм бик мәзәк очракка дучар булган. Ул иртән кунакханәдә күлмәк үтүкләргә тели, әмма барып чыкмый – үтүк тактасы уйнап тора. Ул арада такта җимерелеп тә төшә. Әмма күпне күргән артист халкы югалып калмаган – көлешкәннәр генә. «Автомат рәвештә җыела», – дип шаярталар алар, үз күңелләрен үзләре күреп. Сабан туенда тагын бер күренекле хәл булган – Ришат Төхвәтуллин Рифат Фәттахов белән бергә селфи видео төшерә. Икесе дә бик шат. Җылы Ташкент һавасы дуслаштырган, дип уйларга нигез бар. Видеода Ташкенттагы бәйрәм атмосферасын карый аласыз.