Ульяновск өлкәсендә спиртлы эчемлек – сидр (алкоголь күләме күп булмаган, алма, груша яки башка тәмдәге эчемлек) эчеп 16 кеше үлгән, дип хәбәр итә РИА Новости, губернаторга сылтама белән. Ульяновск өлкәсендә ялган алкоголь продукциясе белән агуланганнар саны 40ка якын. Аларның күпчелеге – Димитровград шәһәреннән. Агуланучыларга 29дан 53 яшькә кадәр. Димитровградта агулану турында беренче хәбәрләр якшәмбе кич чыкты. Берничә кеше реанимациягә эләккән, дип яздылар. Алар барысы да «Территория пива» кибетеннән «Мистер Сидр» дип аталган алкогольле эчемлек эчкән булган. Аны эчкәч сукырайганнар, ә эчләре яна башлаган. Дүшәмбегә хастаханәдә 8 кеше үлә, ә 1сен алып килеп тә өлгерә алмыйлар. 16 яшьлек бер кызны коткарып кала алганнар. Ә бу сәгатькә үлүчеләр саны 16, хастаханәдәгеләр 19, дип язалар. Бу эчемлекне җитештерүче Самараның Краноглинский районындагы эшмәкәр булган. Сидрны кибеткә зур савытларда китергәннәр, аны ярты литрлы һәм литр ярымлы шешәләргә бүлеп сатканнар. Самараның Новокуйбышев