«Татарча видео» төркемендә махсус операциядән ялга кайтучыны каршылау видеосы күпсанлы караулар һәм комментарийлар җыйган.
Барыннан да бигрәк әтисенең улын күтәреп алуы тәэсирләндергән. «Әти ничек улын күтәреп ала! Барлык уллар да өйләренә кайтсыннар», «Әти генә улын шулай күтәрә ала. Яшәгез, балалар», «Әти-әни өчен ул бит барыбер – кечкенә малай», «Баладан да кадерле кем бар», «Әти яратуы… Түгелдем», «Еламыйча карый алмадым. Бала ничә яшьтә булса да, ата, ана өчен ул – һаман да сабый. Елаттыгыз бу ролик белән. Әй Ходаем, кайчан туктар икән бу…», «Рәхәтләнеп еладым, шундый матур, куанычлы мизгелләр», – дип язалар.
Айгөл исемле ханым: «Безнең улыбыз. Исән-сау гына бул, балам. Озын гомерле бул. Күзләр тимәсен», – дип язган.