Чаллыда 1 ай буе югалган ир-атны эзләгәннәр. Бу эшкә күрәзәчеләрне дә җәлеп иткәннәр. «Татарстан 24» шул хакта яза. Әлеге ир-ат 58нче комплекстагы өеннән эшкә дип чыгып китә һәм югала. 9 майда югалган бу кешене 1 ай чамасы вакыт узгач «Палитра» сәүдә үзәгендә тапканнар. «ОРЕЛ» эзләү-коткару отряды бу турыда Chelny-biz.ru сайтына сөйләгән. Ир-ат медицина ярдәменә мохтаҗ булган. Туганнары аны эзләү өчен күрәзәчеләргә дә мөрәҗәгать иткән. «Ир-атны бөтен илдәге күрәзәчеләр эзләде. Гаиләгә егермеләп төрле капма-каршы фаразлар әйткәннәр», – диелә бу хәбәрдә. Бу вакытта волонтерлар медицина оешмаларына шалтырата, шаһитларны һәм танышларын сораштыра. Табылган ир-ат исә: «Казанда шәхси эшләрем белән йөрдем», – дигән.
«Бөтен ил күрәзәчеләре эзләде». Татарстанда бер ай элек югалган ир-атны тапканнар
6 июня 20236 июн 2023
4
~1 мин