Җырчы Диана Гурцакаяның ире Петр Курченко 20 май көнне Кубадан эш сәфәреннән кайтканда вафат булган, дип язган идек инде. Беренчел мәгълүматлар буенча, мәгариф министры урынбасары вазифасын башкарган 46 яшьлек Петрның хәле кинәт начарланган, йөрәк өянәге булган, дип фаразлыйлар. «МК» репортерлары Диананың абыйсы Роберт белән элемтәгә кергән. Алдагы көнне Роберт журналистлар белән сөйләшергә үзендә көч тапмаган булган. Икенче көнне ул үзен кулга алып, социаль челтәрләрдә кияүләре белән хушлашу сүзләре язган. «20 майда бөтен җир караңгыланды. Нокта. Син безнең арабыздан башка дөньяга киттең. Беләм, син болай эшләргә һич кенә дә теләми идең. Диана белән Костяны (Гурцкая белән Кучеренконың улы – авт.) син беркайчан да калдырып китмәс идең. Нәрсә булды соң, «брат»? Ни генә булды?.. Син миңа бүләк алып кайта идең. Кире кайтмаска дигән планнарыңда да юк иде бит», – дип, үкенечле итеп, җан ачысы белән уртаклашкан Роберт. Петрның Робертка нинди бүләк алып кайтуы билгесез. «Бу турыда хәзер берәү
Диана Гурцкаяның абыйсы җырчының үлгән иренә мөрәҗәгать иткән: «Син миңа бүләк алдың»
23 мая 202323 мая 2023
1
1 мин