Бүген Белгород өлкәсенә Украина ягыннан диверсантлар төркеме бәреп кергән. Грайворон шәһәрендә бәрелешләр турында башта «Телеграм» каналларда хәбәр чыккан иде. Хәзер бу хакта Белгород өлкәсе Вячеслав Гладков та язды. «Грайворон округына Украина хәрби көчләренең диверсия-разведка төркеме керде. РФ хәрби көчләре, чик буе гаскәрләре, Росгвардия һәм ФСБ белән берлектә, дошманны юк итү белән шөгыльләнә», – дип язды ул «Телеграм»га. Бүген Грайворон шәһәре иртән берничә сәгать утка тотылган. 2 кеше яраланган – 1 хатын реанимациядә, 1 ирнең хәле уртача дип бәяләнә. Грайворонда 6 мең кеше яши. Ул Украина белән чиктә урнашкан, Белгородка кадәр 60 км. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерүенчә, диверсантларның Белгород өлкәсенә бәреп керүе турында Путинга хәбәр иткәннәр. Дмитрий Песков бу операцияне Бахмут юнәлешендәге уңышсызлыктан игътибарны җәлеп итәргә теләү белән аңлата. «Коммерсантъ» хәбәр итүенчә, һөҗүмне «Свободная Россия» дип аталган, Россиядә «террористик» дип танылган һ
Украина диверсантлары Белгород өлкәсендә мәдәният йортын басып алган, бер түрә яраланган
22 мая 202322 мая 2023
1
2 мин