20 май көнне Диана Гурцкаяның ире Петр Кучеренко вафат булган. Түрәнең хәле Кубадан командировкадан кайткач начарайган. Петр Кучеренко үзен самолетта ук начар хис итә башлаган. Һава транспорты Минеральные Воды аэропортына төшкән. Табиблар 46 яшьлек пассажирны коткарыр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән, ләкин ир-атның гомерен саклап калып булмаган. Star.hit сайты шул турыда яза. «20 майда Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары – статс-секретарь Петр Александрович Кучеренко вафат булды. Петр Кучеренконың хәле Россия делегациясенең Кубага эш сәфәреннән кайткан вакытында самолетта начарайган. Петр Александровичның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», – дип хәбәр иттеләр бүген ведомствода. Исегезгә төшерәбез, 2005 елда түрә җырчы Диана Гурцкая белән тормыш корды. 2007 елның июнендә аларның уллары Константин дөньяга килде. «Без очрашып йөри башлаган вакытта, мин ояла идем. Без аның белән кинога, аннары кафега бардык. Минем абыем да безнең белән бард