Кияүгә чыга башлагач, мине барысы да ир янында ничек тотарга дип өйрәтә башлады. Мин әле яшь – авызны ачып тыңлыйм. Әнинең бер ерак туганы кунакка килде дә сөйли башлады – ир янына биткә маска куйган килеш чыгарга ярамый икән, аякны кырырга, тагын әллә нәрсәләр – гомумән, үзеңне бөтенләй карарга ярамый, матур килеш кенә чыгарга ярый… Бу киткәч, әни кайткач, моңа сөйлим. Бу әйтә: – Ә ул үзенең инде 3 тапкыр аерылганын әйттеме? – Юк… Ә ни өчен аерылды соң ул? – Үземнең күз алдымда шундый күренеш – мескен апа, мөгаен, ире янында аягын кыргандыр инде… – Юк, ул 3 ире өстеннән дә гуләйт итеп тотылды. *** Бер кыз сөйләгәннәрдән. Мин ялгыз яшим. Унитазны алыштырырга сантехник чакырдым. Бер бик кырыс ир килде – ул килүгә үк, мин куркып калдым. Мин – кечкенә генә кыз бала, бу ташланса… Ник ишекне ачканыма үкенеп беттем. Нишләргә белмим, кухняга кереп бикләндем. Бу нәрсәдер маташтырды, бераздан чакыра. Курка-курка гына чыктым. Бәдрәф эчендә тора. Чакыра. Кердем. – Әзер, әйдә, тикшереп кара! – дип
Тормышта булган кызык хәлләр: «Кояш астында урынымны тапкан гына идем, кич җитте»
19 мая 202319 мая 2023
2
3 мин