Башкортстанда юл фаҗигасендә һәлак булган блогер Диана Сәфәрова белән дусты Рәсүл Шәрипов үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә: «Тыныч йокла, йолдызчыгыбыз...» – дип саубуллашкан. Лентасыннан күренгәнчә, Диана белән Рәсүл бик якын дуслар булган. Аларны һөнәри кызыксынулар да бәйләгән булса кирәк. Рәсүл – танылган Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиевның контент-мейкеры. Хушлашу постындагы видеоларда аларның җылы кочаклашуын, Рәсүлнең Дианага чәчәк бәйләме бүләк итүен, балалары белән төшкән фотоларын күреп, Рәсүлне, хәтта, Диананың ире, дип уйлаучылар да булган. Дуслары Рәсүлнең кайгысын уртаклаша. Диананы шәхсән белмәгән килеш тә, аның үзләре өчен бик якын кешегә әверелүе, аның үлемен чиксез авыр кабул итүләре хакында күпләгән смслар калдыралар. Пост янында Рөстәм Нәбиев тә комментарий калдырган. «Авыр туфраклары җиңел булсын! Диана бу тормышта үзенең барлык карма бурычларын да үтәп бетергәндер, мөгаен. Аңа хәзер алга барырга кирәк. Бик сагынырбыз һәм Диананы балалары күзләрендә күрербез
Диана Сәфәрова белән дус егете хушлаша: «Тыныч йокла, йолдызчыгыбыз...»
20 мая 202320 мая 2023
1 мин