Найти тему
Интертат

Алсу + Фәрхәд, яки Кинодагы мәхәббәтның чынга әверелүе

Театр һәм кино актерлары, ТНВ каналы тамашачыларына «Бер-бер хәл», «Алмаш» сериаллары аша таныш булган Фәрхәд Мөхәммәтҗанов һәм Энҗе Сәйфетдинова алдагы тормышларын бергә бәйләргә булганнар. Бу хакта ТНВ каналы сайтында хәбәр итәләр.

Фәрхәд сөйгәненә тәкъдимне Санкт-Петербург шәһәрендә ясаган. Энҗе әлеге тәкъдимне көтмәгән булса кирәк, социаль челтәрләрнең берсендәге аккаунтында ул: «Көтмәгәндә, Питерда яңа статуста уяндым», – дип язып куйган.

Яшьләрне чын күңелдән тәбрик итәбез!

Фото: © социаль челтәрләр
Фото: © социаль челтәрләр