Россия Югары суды пленумы постановлениесендә әйтелгәнчә, тикшерү астында булган, яки аңа карата хөкем карары чыгарылган кешеләрне армиягә чакырмыйлар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. Постановлениедә армиягә чакырылмый торган кешеләр турында искәртелә. Болар: Пленум искәрткәнчә, судлар хәрби хисапта торучы, хисапта торырга тиеш, ләкин тормаучы кешеләргә карата хөкем карарлары яки башка карарлар турында хәрби комиссариатларга белешмә бирергә тиеш, диелә хәбәрдә.