Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның «Өзеп ал син мине» дигән җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты. «Сез дә, без дә күптән көткән җырыбыз чыкты. Сезгә тыңларга матур җыр булсын, дип тырыштык», – дип язган Алмаз Мирзаянов социаль челтәрдәге сәхифәсендә. «Өзеп ал син мине» җырының сүзләрен Ризван Хәкимов язган, ә көен Рамил Чурагулов иҗат иткән. «Һәр җырыгыз кебек шәп», «Тавышыгыз «ут», «Барлык җырларыгыз да матур, сокланам сезгә», – дип канатландырган иҗади гаиләне тамашачылары.