Татарстанда бүген 4 нче мөфти. Беренче мөфти Габдулла хәзрәт Галиуллин 1992 елда мөфтият барлыкка килгәч сайланган иде. Нәкъ Габдулла хәзрәт мөфти булганда Татарстанда мөселманнарның дингә омтылышы көчле булды, дип әйтсәк ялгыш булмас. Шул вакытта Совет хакимияте тартып алган мәчет биналары мөселманнарга кире кайтарылды. Әлбәттә хакимият үзе “Мәгез алыгыз бу мәчет биналарын”, дип тормады, ә мөфтият һәм Татар Иҗтимагый Үзәге бергәлектә эшләү нәтиҗәсендә көрәшеп алынды ул биналар. Габдулла хәзрәт үзе дә милли җанлы шәхес булганга күрә мөфтият эшләре сизелерлек алга бара башлаган иде. Әмма мөфтият белән милләтчеләрнең бердәм эшләүләре хакимияткә дә, башка дәүләт органнарына да ошамады. Шуның өчен милләтчеләр белән мөфтият арасына таяк тыгу юлларын карадылар һәм таякны яхшы гына тыгып болгатуга ирештеләр. Шулай ук “Мин Аллаһыга да, муллага да ышанмыйм”, “Без булдырабыз”, сүзләренең авторына да халыкның дингә тартылуы ошап бетмәде һәм 1998 елда Габдулла хәзрәт урынына Госман хәзрәтне мөфти итеп сайлауны оештырдылар. Госман хәзрәт вакытында “Исламда милләт юк” гыйбарәсе калкып чыкты һәм мөфтият утырышларына милләтчеләрдән вәкилләр кертелми башлады. Дөрес, Госман хәзрәт ислам динен күтәрүгә бик мөкиббән китмәсә дә, ул “Җитәкчеләребезгә исәнлек теләп”, шәхси мәнфәгатьләрен алгы планга куйды, әмма имамнарга каршы да, мөселманнарга каршы да, дингә каршы да көрәшмәде. Шулай булса да хакимиятне ул да кәнәгатьләндерми башлады һәм 2011 елда аның урынына, ислам дине өчен янып-көеп йөри торган имамнарга каршы көрәшкә Илдус Фәйзовны мөфти иттеләр. Ике ел эчендә динем өчен дип эшли торган барлык имамнар урыннарыннан алындылар.
Инде 2013 елда зур өметләр баглап яшь егетне – Камил хәзрәт Сәмигуллинны Татартсан мөфтие итеп куйдылар. Ул 2000 елда Волжск шәһәрендә 9 сыйныфны тәмамлап “мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. Аны тәмамлап тормый 2003 елда Махачкала шәһәрендәге Төньяк-Кавказ Ислам Университетында бер ел укый. 2003-2007 елда Стамбул шәһәрендәге “Исмаил ага” мәчетенең мәдрәсәсендә укый. Менә шушындый “тирән белем” туплаган яшь мөфтигә бөтен ышанычыбыз.
Мөселманнарның бөтен ышанычы булган шушы яшь мөфтиебез 2015 елның 29 апрель көне белән №27 указга кул куя. Бу указ буенча җир йөзендәге миллиардтан артык мөселман өчен дәрәҗәле булган 11 галимнең китапларын тарату һәм куллану тыела. Шулай ук Коръәннең иң яхшы тәфисре булып саналган Эльмир Кулиев авторлыгында: “Коран. Перевод смыслов” һәм шулай ук Э.Кулиев тәрҗемәсендә: “Толкование Священного Корана, Абд ар-Рахмана ас-Саади” китапларын куллануны тыеп куйган.
Алай гына түгел, әле мөфтият рөхсәтеннән башка бастырылган дини китапларны тыюны да үзенен бер зур вазыйфасы итеп өстенә йөкләгән. Алары Ризаэддин Фахреддин, Шиһабетдин Мәрҗәни һ.б. татар галимнәренең китапларыдыр инде.
Менә Татарстан мөфтияте рөхсәте белән бастырып чыгарылган бер китапка күз салыйк әле.
Бу китап Кывам-карый Зөлфәкари авторлыгында чыгарылган “МӘҮЛИДҮ-н-НӘБИ” (с.г.в.) ТӨРКИ КАСЫЙДӘСЕ” исемле итеп бастырылган һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның рус телендә язылган рөхсәте белән басылган.
Инде кәгазь исраф итеп яртышар бит кенә язылган китапның эчтәлегенә күз салып, 3 кенә юлын китереп китик:
“И, Ходадан мәрхәмәт, игелек теләгән, кил Мәүлидкә!
Җәннәт эчендә хур, гыйльман теләгән, кил Мәүлидкә!
Ул Рәсүлнең туган көне нәкъ Кадер кичәсе иде”. (23 бит)
Бу юлларда шигъри хисләр дә, әдәби әсәр дә, хәтта мөнәҗәткә лаеклы юллар да күренми, әмма мөселман кешесен нык итеп адаштыруга чакыручы юллар икәне ачык күренеп тора. Әүвәл өченче юлга тукталып китик. “Ул Рәсүлнең туган көне нәкъ Кадер кичәсе иде”, диелгән. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көне “Рабигүл әүвәл” аенда, ә “Кадер киче”нең “Рамазан” аенда икәнен һәрбер мөселман беләдер, дип ышанам. Нәрсә, “Кадер кичен” “Рабигүл әүвәл” аена күчерергә ниятлиләрме соң? Һич аңлап җиткереп булмый...
Аннары Аллаһы Тәгаләнең мөбарәк 99 исеме арасында “Ходай” дигән исем дә юк икәне һәрберебезгә мәгълүм. Без кеше баласына да исем куша алмыйбыз, балага теге яки бу исемне әти-әнисе сайлыйлар. Ничек итеп без Аллаһы Тәгаләгә Үзе әйтмәгән исемне кушудан чирканмыйбыз соң, Аллаһы Тәгаләне булмаган исемнәр белән атап гөнаһка батудан да курыкмыйбыз.
Гомумән, беренче ике юл Коръәндә китерелгән Иблис сүзләрен хәтерләтә. Коръәндә: “Гаурәтләрен ачтырыр өчен Иблис (Әдәм белән Һавага) әйтте: “Сез фәрештә һәм үлемсез булуыгызны теләмәгән өчен Аллаһы сезне шушы җимешне ашаудан тыйды. Мин сезгә яхшы киңәш бирүчемен”, дип ант итте” (7. 20,21).
Кывам-карый: “И, Ходадан мәрхәмәт, игелек теләгән, кил Мәүлидкә!
Җәннәт эчендә хур, гыйльман теләгән, кил Мәүлидкә!”
Әнә бит ничек, Пәйгамбәребез (с.г.в.) вафатыннан соң 600 ел вакыт узгач бидгать гамәл итеп кертелгән Мәүлидкә дә Иблис чакыра түгелме соң? Җәннәткә чакырган булып тәмугка өстери. Хур кызлары һәм хур егетләре белән кызыктыра.
Аллаһы Тәгалә гүя бүгенге бидгатьчеләргә мөрәҗәгать иткән кебек әйтә: “Әллә соң аларның Аллаһы рөхсәтеннән башка бер дин алып килүче иләһләре бармы икән? Әгәр дә кичектерү вәгъдәсе булмаса аларның язмышы бу дөньяда ук хәл ителгән булыр иде. Һичшиксез залимнәргә җан өтүче газап биреләчәк” (42. 21).
“Валлаһи, синнән элек яшәгән халыкларга да Без пәйгамбәрләр күндергән идек. Ләкин Шайтан аларның бозык эшләрен яхшы гамәл итеп күрсәтте. Менә хәзер Шайтан аларның остазы. Алар өчен әрнетүле газап әзерләнгән” (16. 63).
Әйе, Шайтан бозык эшләрне яхшы гамәл итеп күрсәткәнгә күрә, Коръәндә һәм Сөннәттә булмаган гамәлләрне ашкына-ашкына эшлиләр дә инде. Бу хакта Иблис үзе ачыктан-ачык әйтеп тора: “Раббым, мине туры юлдан яздырганың өчен, мин дә Җир йөзендәгеләргә гөнаһларын ләззәтле, гүзәл гамәл итеп күрсәтермен һәм юлыңнан яздырырмын” (15. 39).
Инде тагы китапка әйләнеп кайтыйк, 63-69 битләрдә “Күгәрчен дастаны” исемле язма бар, анда Пәйгамбәребез (с.г.в.) күгәрченне лачыннан яшерә һәм лачын белән сөйләшкән. Ул (с.г.в.) күгәрченне лачынга бирмәс өчен, лачынны үз кулының итен кисеп алып ашатырга уйлый, пычак кисми, аннары күгәрчен - Җәбраил, лачын - Микаил фәрештәләргә әвереләләр. Бу турыда нинди хәдистә язылган икән? Минем андый хәдис очрата алганым юк. “Мин әйтмәгән сүзне минем исемнән сөйләүче үзенә тәмугтан урын әзерләде”, диде Пәйгамбәребез с.г.в.
Ислам динен кәсеп итүчеләр Иблис шымчылары булса кирәк. Алар халкыбызны Исламга кайтармас өчен барысын да эшлиләр, нинди генә бидгать гамәлләрне, төрле хорафатларны казып чыгармыйлар. Ә бит алар Иблис шымчылары булмасалар, милләтебезнең горурлыгы булган галимнәребез Габдерәхим Утыз Имәнинең, Шиһабетдин Мәрҗәнинең, Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен халыкка җиткерү өстендә эшләрләр иде.
“Шайтан сезне дошман күрә, сез дә аны дошман күрегез. Ул үзенә ияргәннәрне утлы җәһәннәмгә урнаштырыр өчен тырыша” (35. 6).
Әйе, халкыбызны исламга кайтармас өчен, мөфтият ризалыгын алып бары шушындый әкияткә дә туры килмәслек эчтәлектәге (әкият дөреслеккә нигезләнгән була) китаплар бастырып чыгарырлар инде.
Шушында телгә алынган 4 мөфтине алмаштыруларында ниндидер закончалык ята шикелле. Беренче мөфти – дине һәм милләте өчен тырыша. Икенчесе – үз гаиләсе өчен тырышлык куя, дингә каршы көрәшми. Өченчесе – имамнарга каршы көрәшә. Дүртенчесе – күренекле ислам галимнәренең китаплары һәм уңышлы Коръән тәфсирен тыюны хуп күрә. Шулай итеп без татар мөселманнарын белемле имамнарсыз һәм дөньякүләм танылган галимнәрнең китапларыннан мәхрүм итү эзлеле рәвештә башкарылганга ошый.
Миңа калса, әгәр кеше ислам диненең нинди дин икәнен аңласа, һичкайчан да галимнәрнең китапларын тыю турында башына да китереп карамас иде, чөнки “Ислам динендә мәҗбүрләү юк” (2. 256). Ислам динендә дөрес юлны курсәтеп үгет-насихәт бирү бар. Ислам дине урталык дине, әле уңга, әле сулга бәргәләнеп йөреп мөселман булып булмый.
Рәсим Хәбибулла.