Бар «җырлаучылар», бар «җырчылар» дигән сүзләр йөри. Ялгышмасам, бу сүзләрне мәрхүм Илһам ага Шакиров әйткән булган. Рөхсәт итсәгез, мин шушы җөмләне дәвам итеп, болай дим: бар җырлаучылар, бар җырчылар, бар артистлар. Җырчылар, гадәттә, төрле күмәк концертларда, «солянкалар»да чыгыш ясаудан ары еракка китә алмый. Алар бар, һәм алар популяр. Менә, әйтик, Булат Нигъмәтуллинны кайда гына белмиләр дә, кайда гына тыңламыйлар, әмма ул артист түгел, ул җырчы. Татарстанның атказанган артисты булса да, ул җырчы.
Артист, үз төркемен (биючеләр, музыкантлар, тавыш өчен җавап бирүче һәм башкалар) туплап, гастрольләрдә йөри. Ул сөйли дә белә, билгеле, җырлый да. Артист бии дә, урынлы чакта дөрес сүз әйтә дә белергә тиеш. Артистның сөйләм теле тамашачыныкына якын булырга тиеш, аңлаешлы тел кирәк. Артист импровизацион алымнар белән дә эш итә белергә тиеш. Үзе! (Әнвәр Нургалиевның концертында еш кына Айрат Ильясов җырчыга, колакчыннар аша, ни дип әйтсә яхшы булганын әйтеп бара). Актерлык осталыгы да булырга тиеш артистта. Актер дигәч, спектакль уйныйм дип, башка рольгә керү кирәкми, тик шулай да кирәгендә – елмаеп, кирәк очракта күзләрне «акайтып» кую да кирәк булырга мөмкин.
Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновларның концертын карап кайткач, боларның икесен дә артист дип атарга була, дигән фикергә килдем. Алмазның 10 еллык төрле мәҗлесләр алып бару тәҗрибәсе концертны бер дулкында тотарга ярдәм итә. Зөлфирәнең тавышы шулкадәр моңлымыни, дип уйланып утырдым. Диапозоны – елгалар кеби! Бию хәрәкәтләре ягыннан да ритмны тоя.
Өстәвенә, минем кебек әсәләрнең төрле жанрларын укып барган тамашачыга эстрада концертында шигырьләр ишетү йөрәкләренә май булып ятадыр. Шигырьләре дә урынлы бит, Алмаз матур укый да. Монологтан шигырь сөйләүгә күчүнең үзгә бер алымы бар аның – салмак кына күчә. Авторлар әйтелде, шигырь исемнәре аталды. Авторлар арасында Әнгам Атнабаев, Рәмзия Габделхакова, Клара Булатова бар иде. Болары – мин истә калдырганнары, онытылган булырга да мөмкин.
Кылтаю юк. Тамашачыны көлдерәм әле, дип кылану юк. Бу да мактауга лаек.
Алмаз яхшы сүз әйтүгә саран түгел. Төркемнәрендәге баянчы, автор-башкаручы (концертта ул «җырчы композитор» дип игълан ителде) Илфир Искәндәров бар. Көйләрне матур яза ул, Ришат Төхвәтуллин, Уразовалар һәм башкалар башкара аның җырларын. Илфирны мактап, Алмазның: «Үзенә гастрольләр белән йөрергә кирәк», – диюе белән килешмим. Гафу. Илфир артист түгел, җырчы һәм композитор. Аның җырны башкару стиле бер тонда гына, «однотонно», «монотонно», бераз боргалабрак җибәрсә дә була инде (Ильмира Нәгыймова кебек кенә ул мелизмнар чишмәсендә «батмаска» – иң мөһиме шул). Баянда өздереп уйный бит, мелизмнарның ни икәнен белергә тиеш.
Бер җырындагы «йөрәк» сүзенең «й» хәрефен әйтми ул җырлаганда, «өрәк» килеп чыга. Илфир – Мамадыш егете. Баянчы шәп, «кәнишне», сүз юк. Композитор буларак та мактап-сыйпарлык кына. Әмма җырчыга вә артистка иртәрәктер, мөгаен.
Татарча «stand up» юк, дисәгез
Декрет ялында утырганымны белгән укучы мине шелтәләмәс, ишетеп кенә беләм: татар телендә КВН (ШТК) уенының популярлардан саналган «stand up» агымы танылып килә бугай. Уеннар да үткәрелә, җиңүчеләр билгеләнә, дип беләм. Алмаз Мирзаянов шушы уеннарда жюри рәисе ролен үтәргә тиеш. Һич шигем юк, ул дөрес вә гадел бәя бирә алачак.
Алмазны мин беренче тапкыр Чаллыда Эльмира Хамматова белән Алинә Сафиуллина концертында күргән идем. Хатын-кызлар ул вакытта «Ике килен-килендәш» программасы белән йөриләр иде. Алмаз бу концертта юмор сөйләүче, алып баручы ролендә иде. Кечкенә малайны уйнаган миниатюрасын күпләрегез беләдер.
Урынлы һәм аңлаешлы итеп шаяру – сәләт. Гомумән, әйтик, КВНда күрсәтелгән миниатюраларга сценарий язуның җиңел булмаганын барыгыз да беләдер. Татар журналистикасында «фельетон» жанры нигә төшеп кала? Чөнки «нечкә генә» итеп, ирония һәм сарказм алымнарын кулланып язу җиңелләрдән түгел.
Алмазның юморы тамашачыга якын, ул шаярткан темалар һәрберебезнең тормышында чагыла. «Stand up»ның төп максаты да шул инде ул. Мин сезгә үз тарихымны сөйлим, сез үзегезне табып көлегез – менә концепция. Һәм Мирзаяновларның юморында үзеңне табасың да.
Мин кабул итмәгән, аңламаган бер җыр булды концертта. Ул «Еласыннар таллар» җыры. Көен Айдар Тимербаев язган, дип истә калган. Даһи шагыйрь Атнабаевның шигырьләре дә башка төрлерәк бит ул. Без җырларда ишетергә күнеккән дүртьюллыклардан тормый аның иҗат әсәрләре, шуңа күрә Әнгам аганың шигырьләренә көй салу катлаулырактыр.
Тамашачы елый икән, димәк...
Еладык инде. Алмазның «Кара икмәк» (Атнабаев) шигырен укуыннан елый башладык та, беренче өлеш тәмамлаганчы туктый алмадык. Чама белән әйтсәк, берәр сәгать. Күптән түгел ана булган Зөлфирәнең «Кызыма» җырын башкаруы, инде 4 ел элек вафат булган әтисен искә алып, әнисенең әле дә мендәрләрне парлап куюын әйтеп, «пар мендәрләр җылытмый» дип җырлавы һәм башкалар йөрәкнең әллә кайсы кылларына барып җитте. Елау ясалма рәвештә ясала алырлык эмоция түгел. Я елыйсың, я юк. Әгәр дә елыйсың икән, димәк, бу очракта артист белән синең араңда элемтә урнашкан, димәк, сез бер дулкында. Ә бер дулкында булу, артист белән тамашачы арасында барьер булмау – сәхнәдә басып торучының иң төп максатларының берсе.
Парлы җырчылар арасында бер җырчы, гадәттә, өстенрәк була. Уразоваларны ал, Тямаевның Резедәсе дә икенче планда, Рамазановларда Зинира өстенрәк. Карачурина да аерым җырчы буларак формалашмас, мөгаен… Ә Мирзаяновларда, никтер, доминантны билгели алмадым мин. Алар икесе дә бер дәрәҗәдә кебек. Берсе моңлы тавышы белән алдыра, икенчесе матур сөйли. Әле Зөлфирә дә Атнабаевның «Миләүшә көндәлеге»ннән бер өзекне сөйләде. Зөлфирә – Алмазны җырларга, Алмаз Зөлфирәне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтеп, тигез яшәсеннәр!
Артист сәхнәгә омтылырга тиеш инде ул. Алинә Сафиуллина белән аралаштык беркөнне, ул, ана булгач, югалды. Баласын үстерүгә күбрәк басым ясап, сәхнәдән читләште. Чәчкә турында да бары тик кызларына бәйле булган яңалыклар гына языла. Ә Зөлфирә, кечкенә Нәзирәгә 6 ай гына булуга карамастан, гастрольләрдә йөри. Бер 2-3 елдан, әле ярый, өйдә утырмаганмын, дияр әле. Сүз юк, и сагынадыр нарасыен, и юксынадыр. Әмма нишләтәсең бит, артист юлын сайлагач… Тукта юанаеп киттем бугай, әле бала таптым кына бит, дип тә өйдә утырмый. Ә безне, сезне – тамашачыларын куандырып, иҗат итә. Баласын кочаклап, үзеннән һәм нарасыеннан башка берни күрмәгән аналар җи-тәр-лек!
Әйтсәм-әйтим, боларга исем бирергә кирәк. Бүләкләргә кирәк, омтылыш булсын өчен, яхшы сүз әйтү кирәк. Бер концерт куймаган, хәзер инде үзеннән дә, җырларыннан дә «җилләр искән», татар телен белмәү дәрәҗәсендә кулланган Азалия Зиннәткә исем биргәнне инде, ачуым килмәгәе!..
Мирзаяновлар концертында гел татарча сөйләшә, телебезнең матурлыгын вә моңлылыгын күрсәтә алар. 7-8 яшьлек баланың артистлар янына менеп «Туган тел» җырын башкаруы гына ни тора?! Шушы баланың әнисе үзе иҗат иткән шигырен укып, елап, артистларга рәхмәт әйтте. Тагын бер кабатлыйм, кешене мәҗбүриләп елатып булмый (авырттырсаң яки рәнҗетсәң генә). «За заслуги...» диләр бит, татар телен пропагандалау, үсеп килүче буынны, яшүсмерләрне татар телендәге җырларны тыңлауга өндәү – болар күрсәткән хезмәт түгелме?!
Хөния Фәрхи (урыны оҗмах түрендә булсын), Зәйнәб Фәрхетдинова, «Изге ай» төркеме репертуарларындагы җырлар да яңгырады. Иң мөһиме – ул композицияләрне бозылмаганнар. Баянга җырласа да Зөлфирә… Канәгать булу касәм түгелер дәрәҗәдә тулар иде.
Концертка «Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт» көнендә кайнанам белән бардым мин (бу җөмләдә кайнанама карата яхшы мөнәсәбәтемне ассызыклап үтим әле). Материалны язарга утырыр алдыннан: «Әни, язып алам, мине югалтма», – дигәч, бераз төрттергәләгәнемне исендә тотып: «Матур итеп яз, шәп булды, диген», – диде. Мин үзем – ипле һәм тыңлаучан килен, шулай да булсын – ошап бетмәгән «нечкәлекләрне» язып тормыйм.
Ярый, шаяртуым, әни әйткәнгә генә түгел, болай да тел-теш тидерелек түгел. Берничә генә мизгел: концертның беренче өлешендә кызларның «Авар биюен» тәкъдим итүләрен әйтергә иде (программа фотосы булганга гына белдем нинди халык биюе икәнен). Икенчедән, шушы биючеләр төркеменең атамасын, Алмаз ничә тапкыр әйтсә дә, отып ала алмадым, программадан гына карадым («Хайди» алар, атамаларын күргәч, Хәйдәр Бигичевны искә алдым никтер). Шушы биючеләргә бер бәйләнгәч, әйтим инде, тәҗрибәләре бераз җитеп бетми, дигән нәтиҗәдә калдым. «Синхронно» биемиләр, мимика белән эшләү юк. Кызлар, Эльмира, Эльвира һәм башкалар, сез – бу концертның бер өлеше, сез дә артист, шуны онытмагыз. Рифат Зариповның бер биючесе бар, ул мимика белән эшләү, тамашачы белән элемтә булдыру буенча мастер-класс үткәрү дәрәҗәсендә сәләтле, аңа эндәшсәгез була. Нәкъ менә Алмаз концертта да Рифатны телгә алып, дуслар икәнен әйтеп үткән иде.
...Алмазның әнисе Сәрия ханым белән якын гына утырдык концертта. Дистәләгән тамашаларда булырга туры килсә дә, сәхнәдә «балкып торучы» артистларның әнисе белән болай юк якын утырганым юк иде әле. «Борчылма, улым», – дип, парлы гаилә белән бергә дулкынланып, алар өчен залда утырган 1000 кешедән дә күбрәк сөенүче Сәрия ханым булды. Алкышлап куллары талып беткәндер, тик ул барыбер алкышлавыннан туктамады, концерт ахырында, иң беренчеләрдән булып басып, балаларын кабат алкышлады. Горурланды һәм сөенде ана! Зал тутырып килгән тамашачы аның балаларына сокланып карап, артистларга матур сүзләр әйтеп шушы хисләрне бермә-бер арттырдылар. Сәрия апаның кәефе концерт алдында кырылганрак булса да (әле 3 көн элек кенә туганын югалтты Мирзаяновлар), тамаша ахырында ул балкый һәм елмая иде. Сәламәтлек Мирзаяновлар гаиләсенә!