Аксубай районы Украинада һәлак булган Олег Афанасьев белән хушлашты, дип яза aksubayevo.ru/ . Ул Чаллыда туган, 6нчы класска кадәр шунда яшәгән. Ул каникул вакытларында Сосновка авылында, әбисендә була. 90нчы еллар ахырында әти-әнисе әтисенең туган ягына кайтырга карар итә һәм 7нче сыйныфка Олег авыл мәктәбенә бара. Сосновка мәктәбен тәмамлагач, Аксубай техникумында эретеп ябыштыручы булырга укый. Армиядә хезмәт итә, Чечен сугышында катнаша. Кайткач, «Актай» агрофирмасында, Чаллыда эшли. 2022 елның октябрендә мобилизиациягә эләгеп, Сватовога җибәрелә. 29 декабрьдә, блокпостка барган һөҗүм вакытында каравылда торган Афанасьев яралана һәм госпитальдә һәлак була. Аны Чаллыда җирлиләр, газета язуынча, «аның турында истәлек безнең районда да сакланачак, биредә ул 10 ел яшәгән һәм һәрвакыт яраткан Сосновка авылын үзенең кече ватаны дип санаган». Олегның хатыны һәм ике баласы – 6 яшьлек кызы һәм 1 яшьлек улы калган. Аксубай журналистлары аның хатыны Светлана белән сөйләшкән. – Ул иң яхшы ир һ