Коляскадагы 66 яшьлек Рәшит исемле абыйның 4 көн буе Казанның 7нче хастаханәсе ишек төбендә утыруы турында язган идек. Социаль челтәрләрдә 7нче хастаханә персоналын гаепләп яздылар. Блогер Гүзәл Хөснетдинова, хастаханәгә карата җинаять эше ачарга кирәк, дип белдерде. «Кешенең үлә баруын күреп торган хастаханә хезмәткәрләренә җинаять эше ачуларын телим. Көн саен күргәннәр аны, ул кешенең ризыксыз, сусыз утыруын күреп торганнар. Шәһәрнең 7нче хастаханәсе! Мин бүген бөтен журналистларга язам. Бөтен дөнья үзенең «геройларын» күрсен!» – дип язды «Женщина Оххонь». 7нче хастаханәнең матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнара Тимуршина бабайга игътибар булмавын кире какты. «Шимбә көне аны безгә туганы (кызы) алып килде һәм кабул итү бүлегендә: «Теләсә нәрсә эшләтегез», – дип калдырып китте. Без полициягә шалтыраттык, исем-фамилиясен, яшен һәм яшәү урынын белештек. Шул ук көнне Савиново полиция бүлегеннән участок хезмәткәре килде һәм бу очракта бернәрсә дә эшли алмавын әйтте. Полиция аша кызы белән эле
Дүрт көн ишек төбендә утырган бабайга ярдәм күрсәтмәгән 7нче хастаханә гаеплеме?
16 мая 202316 мая 2023
1
1 мин