Найти тему
Интертат

Зөлфия һәм Раил Шәмсуаровлар өченче тапкыр әти-әни булган

Камал театры артисты Раил Шәмсуаров һәм театрда диктор-тәрҗемәче, «ТНВ»каналындагы «Манзара» тапшыруы алып баручысы Зөлфия Шәмсуарова өченче тапкыр әти-әни булган. Шәмсуаровлар гаиләсендә Нәфисә исемле кыз һәм Әсфәндияр исемле малай үсеп килә инде. Гаиләгә тагын да ямь өстәп, бүген дөньяга тагын бер кечкенә егет аваз салган.

Фото: © социаль челтәрләр
Фото: © социаль челтәрләр

«Бер үлчәүгә дә сыймаслык кадерле мизгелләр. Тагын бер балабыз – улыбыз туды. «Күп балалы әти-әни» исемен йөртергә насыйп булды. Әлһәмдүлилләһ. Кояш кебек Шәмсуарның нурлары дөньяны тагын да яктыртсын», – дип яза Зөлфия үзләренең «Шәмсуаровлар гаиләсе» дигән сәхифәләрендә.

«Без бу серне 9 ай сакладык. «Манзараны» өчәү алып бардык», – дип, Зөлфия эш урынында төшкән шаян фотосын да күрсәткән.

Фото: © социаль челтәрләр
Фото: © социаль челтәрләр

«Гаиләгезне тагын бер нур өстәлү белән котлыйбыз. Бәхетле сабый булсын», «Исән-сау үстерергә язсын, бәхетле бала булсын», «Төкле аягың белән, нарасый! Сау-сәламәт һәм бәхетле булыгыз. Сәламәтлек, тигезлек, бәрәкәт телим», – дип, матур теләкләрен юллый аларга дуслары.