Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Интертат

«Китмә!» – Фирдүс Тямаев юл фаҗигасендә гомере өзелгән Диана истәлегенә җыр башкарган

Фирдүс Тямаев үз концертларының берсендә «Китмә» дигән җырын юл фаҗигасендә үлгән блогер, 3 бала әнисе Диана истәлегенә башкарган. «Әнвәр Нургалиевның апасының кызы Диана юл һәлакәтендә вафат булды. 3 бала ятим калды. Мәрхүмәнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашам. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Юлларда сак булыгыз!» – диде җырчы сәхнәдән. Җырны башкарып бетергәч, аңа «Ваша Арбуллина» сәхифәсен алып баручы блогер бер кәрзин роза гөле чыгарды. «Бу – блогер Арбуллина. Елап беткән. Кил монда, кочаклыйм», – диде җырчы. Фирдүс Тямаев үзенең «Китмә» җырын 1 ел элек фаҗигале һәлак булган Лилия Гафуровага багышлап җырлаган иде. Әлеге үтенечне җырчыга Лилиянең бертуган апасы, танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова җиткергән иде.

Фирдүс Тямаев үз концертларының берсендә «Китмә» дигән җырын юл фаҗигасендә үлгән блогер, 3 бала әнисе Диана истәлегенә башкарган.

«Әнвәр Нургалиевның апасының кызы Диана юл һәлакәтендә вафат булды. 3 бала ятим калды. Мәрхүмәнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашам. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Юлларда сак булыгыз!» – диде җырчы сәхнәдән.

Җырны башкарып бетергәч, аңа «Ваша Арбуллина» сәхифәсен алып баручы блогер бер кәрзин роза гөле чыгарды.

«Бу – блогер Арбуллина. Елап беткән. Кил монда, кочаклыйм», – диде җырчы.

Фирдүс Тямаев үзенең «Китмә» җырын 1 ел элек фаҗигале һәлак булган Лилия Гафуровага багышлап җырлаган иде. Әлеге үтенечне җырчыга Лилиянең бертуган апасы, танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова җиткергән иде.