Бәйрәм кунакларын "Хыял" яшьләр үзәге каршында махсус фотозона каршы алды. Районыбызның парлы мөгаллимнәре бәйрәм истәлеге итеп фотога төште.
Бәйрәм башланганчы остазлар район ЗАГС бүлеге һәм мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелгән рәсемнәр күргәзмәсе белән танышты.
Бәйрәм булгач сюрпризлар да булмый калмый. Хореограф Эрик Васинкинның вальс әйләнү буенча мастер-классы мөгаллимнәр өчен көтелмәгән күңелле яңалык булды!
Бәйрәмдә 40тан артык укытучы гаиләсе катнаша.
Бәйрәмне сәламләү һәм тәбрикләү сүзе белән муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин ачып җибәрде.