Педагог һәм остаз елы кысаларында 12 майда «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында авыл укытучыларының «Укытучылар белән авыл дан тота» республика форумы узды.
Биредә Балтач омтазлары да катнашты.
Форум Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы белән тәмамланды. Күпьеллык нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен "Мактаулы остаз" күкрәк билгесе белән Кече Лызи урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Плотникова Тамара Валентиновна бүләкләнде. Котлыйбыз!