Рамил Гаделшинның гаилә тормышы 10 елга гына җитә. Хатыны озак еллар бәби алып кайту өчен дәвалана, ир белән хатын авырлыкларны бергәләп җиңә, дип яза бу вакыйга турында «Челнинские известия» сайтында Лалә Гайфетдинова. Ниһаять, гаиләләренә күптән көтелгән бәхет килә: уллары туа. Ләкин озакламый ишекләрен кайгы шакый – Светлана яман шештән вафат була. Улы белән калган тол ир Малай әнисен 4 яшендә югалта. Рамилгә улын үстерү-тәрбияләүдә аларга күченеп килгән әбисе – Светлананың әнисе ярдәм итә. Кияве белән мөнәсәбәтләре бик яхшы була. Рамил экспедитор-йөртүче булып эшли, командировкаларга еш йөри. Эш урынын алыштырырга җыенмый – яхшы хезмәт хакы ипотеканы түләргә һәм гаиләсен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Коллективтагы хатын-кызлар 33 яшендә тол калган аз сүзле ир-атны кызгана, вакыт узу белән, аңа хатын эзли-тәкъдим итә башлыйлар. Ләкин Рамил бу хакта сөйләшүләрдән кача гына. Хатыны вафатына 1 ел узгач, ул Нурияне очрата. Алар уртак дусларының туган көнендә танышалар. Чибәр брюнетка кө
«Ничек бу йортка чит хатын-кыз алып килә алдың?»: ана киявенең хыянәтен кичерә алмаган
14 мая 202314 мая 2023
1
3 мин