Пермь краеның Соликамск шәһәрендә яшь әтине баласы каршында вәхшиләрчә үтергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. 8 майда Соликамск шәһәре янында 8 яшьлек малай әтисен үтергәнне күреп тора. Анна исемле хатын абыйсы үлгәнен 2 атна узгач кына белә. Башта Константинны югалган дип уйлыйлар, ул берничә көн өйдә дә, эштә дә күренми, телефонына да шалтыратып булмый. Башта Анна аны үзе эзли, аннары социаль челтәрләрдә хәбәр тарата.19 майда Константинның үлүе билгеле була. 39 яшьлек Константинның 3 хатыннан 3 баласы була. Олылар әниләре белән яши, кечесе Филиппны ул үзе үстерә. Елена белән Константин магний заводында эшләгәндә таныша. «Мин тулай торактагы бүлмәмнең ачкычын бирдем, Костя белән Елена шунда күчте, Филя да алар белән яши иде. Филя Костяны яратты. Елена Филиппны тәрбияләгән кыяфәт чыгарды. Гел талаштылар. Костяның акчасы беткәч, Елена чыгып китә иде. Аннары акча алган көнне кайтты. Мин аңа, Еленаны ташла, дип гел әйттем, ә ул, яратам, диде», – ди Анна. Талашкач, Костя Еленаны
«Мин телик карадым, әти коверга төрелгән килеш ятты». Нәни малай атасын үтергәнне күргән
24 мая 202324 мая 2023
1
2 мин