Соңгы вакытта интернет киңлекләрендә бик тә популярлашып киткән блогер Равил Закиров, җырчы Иркәнең яңа клибында төшү өчен, Казанга килгән. Равил Иркә белән очрашкан саен кызыклы кыска-кыска әңгәмәләр әзерли. Бу юлы да блогер форсаттан файдаланган. Сәүдә үзәгенә барышлый, җырчыдан интервью алган. Бик матур инде Казан. Сиңа ошыймы Казан, Иркә Миндаровна? Иң яраткан шәһәрем! Казанда ничә ел яшисең? 22 ел була икән инде. Авыр чаклар да булгандыр инде Казанда? Төрлесе булды инде. Кара әле, машинамны эвакуатор алып китмәдеме икән? Әй, тора, бәгърем минем. Мин күрмим, кая машинаң? Син саттыңмы әллә элекке машинаңны? Соң, тегесе дә бар, монысы да бар. Каян килде соң монысы? Соң, алдык! Ярар, аларын сөйләмә инде. Эшкә 2 машина кирәк ич инде. Сиңа килешә. Миңа «Порше Кайен» килешә, дип әйтәләр. Пока аңа акчам җитеп бетми әле. Синең кызыл машина иде кайчандыр. «Мазда» иде. Шуннан соң Равил Иркәнең яңа чит ил машинасына кереп утыра, һәм алар сәүдә үзәгенә юнәләләр. Клипка син дә төшәсең бүген. Ха
Блогер Равил Закиров Иркәгә: «Синең аяклар – татар эстрадасында иң сексуаль аяклар»
23 мая 202323 мая 2023
7
2 мин